«Үз күкрәгемнән кошлар чыгарам».
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулуга багышланган «Үз күкрәгемнән кошлар чыгарам» Республика музей акциясе кысаларында Башкортстан Республикасының Салават тарих-туган якны өйрәнү музеенда әдәби сәгать узды. Чара Владимир Путин күрсәтмәсе буенча эшләп килүче «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында уздырылды.
Аның төп максаты – укучыларны Мостай Кәримнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, шагыйрь өчен горурлык хисе формалаштыру, укучыларның танып-белү сәләтен, туган мәдәниятне, туган якны танып-белү белән кызыксынуларын ачу. Аның иҗатында башкорт әдәбияты һәм бөтен республика гәүдәләнеш тапты.
Милли байлык дигән төшенчә бар. Мостай Кәрим — ул безнең милли байлыгыбыз, күпмилләтле зур илебезнең гомумкешелек мәдәнияте байлыгы.
Музей хезмәткәрләренә балалар өчен кызыклы һәм танып белү чаралары өчен рәхмәт белдерәбез, - дип билгеләп үтте 22нче мәктәпнең 1 нче сыйныф җитәкчесе Анастасия Ишембаева.