Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
19 октябрь 2024, 21:02

Бездә груша җир астында өлгерә

Аны көз ахырында да алып кулланып була.  

Бездә груша җир астында өлгерә
Бездә груша җир астында өлгерә

Аны көз ахырында да алып кулланып була.

 

Аны кайда «җир грушасы», кайда «баллы бәрәңге» дип атыйлар. Ничек кеенә атамасыннар, аңа карап бу файдалы үсемлекнең үзенчәлекләре шул килеш кала, әлбәттә.

Аны шулай ук топинамбур да диләр. Монысы урысча инде. Көз кергәч тә янып, балкып утырган сары чәчәкле бу гөлләр тамыры урынында, җир астында бәрәңгеләр өлгерә.

Халык медицинасында топинамбурның яфракларын, чәчәкләрен, бүлбеләрен файдаланалар. Аннан ясалган төнәтмә кандагы шикәрне киметә, кан басымын түбәнәйтә, гемоглабинны арттыра, бавыр өчен файдалы. Шулай ук сидек һәм үт куыгында ташлар булса, инфаркт булганда, яман шеш авыруын профилактикалау максатында файдаланыла.

Табиблар белдерүенчә, топинамбурның кандагы шикәрне киметү сәләтен бик аз кеше белә.

«Топинамбур – аз калорияле ризык, анда минераллар, витаминнар, органик кислоталар һәм алыштыргысыз аминокислоталар бар. Бу үсемлек составында пребиотик матдәләр бар, алар ашказаны-эчәк трактының, аерым алганда эчәкнең сәламәт микрофлорасын сакларга булыша.

Топинамбурда кеше организмы яхшы үзләштерә торган үсемлек инсулины бар. Бу – аның төп дәвалау сыйфаты.

Рецепт:

1 аш кашыгы вакланган топинамбурга 1 стакан кайнар су салып бераз кайнатырга һәм сөзәргә кирәк. Көненә 3 тапкыр стаканның өчтән бер өлешен шуны эчәргә. Дәвалауны 2 атна дәвам итәргә мөмкин.

Үсемлекләрдән, үләннәрдән ясаган төнәтмәләрне кулланга башлаганчы табиб белән киңәшләшү мотлак.

 

Фото: pazlyigra.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: