Мондый ысул белән әзерләсәгез, иң коры балык та ашап туйгысыз тәмле булыр!
Башы һәм койрыгы киселгән балыкны чистартып, тоз сибегез. Аннан, өстенә он сибеп, ике яклап та кыздырып алыгыз. Кәстрүлгә күчереп салыгыз да, балык өстенә бераз су, 1-2 кәнәфер, 1 чемтем әчтерхан чикләвеге, 2-3 бөртек хуш исле борыч салып, сүрән утта 20 минут парландырып пешерегез.
Балык әзер булыр алдыннан, өстенә каймак сибеп, 5 минут сүрән утта тотыгыз.
Табынга бу ризыкны өстенә укроп сибеп, пешкән шулпа-соусы белән бирегез.
Фото: nyamkin.ru