Сезнең Игнац Пекцели дигән галим турында ишеткәнегез бармы?
Ул 20нче гасыр башында бар дөнья табибларына болай дип мөрәҗәгать иткән: “кешеләрнең күзләренә игътибарлырак булыгыз, өйрәнегез, шулай иткәндә, бер дә кыйммәтле тикшерүләр алып бару кирәкмәс, күзләр барсын да ачык итеп сөйләр бирер”. Ул чакта бик күпләр бу “ярым ахмак” галим өстеннән көлгән һәм “күзләр генә нәрсә әйтә алсын инде ул?” дип фикерләгән.
Ләкин АКШ, Канада, Аргентина, Австралия һәм Япония галимнәре исә, күпмедер вакыт үтүгә, Пекцелиның фикерләрен өйрәнеп, җентекле тикшерүләр үткәрә башлый һәм галимнең 100 генә түгел, ә 200 процентка хаклы булуын танырга мәҗбүр була.
Калифорниядә бу мәсьәләне өйрәнү өчен тирәнтен тикшеренүләр институтына нигез салгач һәм дәүләт тәҗрибәләр өчен зур-зур суммаларда акчалар бүлгәч һәм Игнац Пекцелиның фикерләренең дөреслеге исбатлана башлагач, көлү-шаярулар бөтенләй туктала.
Безнең Русия галимнәре дә бу уңайдан тикшерүләр алып бара. 70нче еллар ахырында Халыклар дуслыгы университетының табиблык бүлеге каршында исә Тикшеренүләр бүлеге төзүгә ирешелгән.
Инде галимнәр, бармак эзләренә карап белгән кебек үк, күзгә карап та кешене ачык китапны укыган кебек укырга мөмкин булуын дәлилләделәр һәм дәлилләүне һаман да дәвам итәләр.
Фото: clinicaspectr.ru