Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь 2024, 13:25

“Улларыбыз Башкортстанның спорт данын арттырырлар”

Бүген Уфада республика спортчылары, бигрәк тә яшь рапирачылар күптән көткән бик матур вакыйга – фехтование үзәге ачылды.

“Улларыбыз Башкортстанның спорт данын арттырырлар”
“Улларыбыз Башкортстанның спорт данын арттырырлар”

Аны ачу тантанасында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко катнашты.

  "Бу бик матур объект! Ул Башкортстан спорт объектлары коллекциясендә энҗе бөртеге булачак, - диде Чернышенко. - Республиканың спортны үстерү дәрәҗәсе илдә иң югарыларның берсе - 74,5%.

Башкортстанда яшәүче 2 миллионнан артык кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, чөнки республикада  моның өчен инфраструктура бар".

 Уфадагы фехтование үзәге Русиядә фехтование буенча иң зур махсуслаштырылган залларның берсе булып тора. Бер

үк вакытта анда 28 фехтование юлы эшли ала. Үзәк халыкара ярышларны да кертеп, төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен тәгаенләнгән.

   Яңа үзәктә беренче турнир - "Салават кылычы" фехтование буенча халыкара ярышлар булачак. Анда Русия, Белоруссия һәм Үзбәкстаннан килгән яшүсмерләр (21 яшькә кадәр) һәм яшьләр (24 яшькә кадәр) катнашачак.

  Яңа фехтование үзәге яшь спортчыларда, аларның әти-әниләрендә нинди тәэссирләр калдырды? Шушы сорауга җавап алу максатыннан республиканың өметле яшь рапирачысы Рафаил Хөснетдиновның әнисе Регина Марат кызына шалтыраттык.

- Фехтование үзәгендә үзем булмадым әле. Ләкин анда барысы да бик яхшы, бик матурдыр дип уйлыйм, - диде безгә Регина Маратовна. - Без моны көткән идек! Яшь  спортчыларның  үз үзәге булуына мин бик шатландым. Улым Хөснетдинов Рафаил 8 яшеннән фехтование белән шөгыльләнә. Аңа хәзер 14 яшь. Фехтование белән шөгыльләнә башлавына 6 ел.  Рафаилның уңышларыннан - ул "Русия мушкетерлары" фехтование буенча Уфа шәһәренең ачык беренчелегендә беренче урынны яулады. Моңа кадәр алар  Уфаның Сипайлово бистәсендә бер  мәктәптә зал арендаладылар. Аннары инде Батталова  үзәгендә шөгыльләнделәр. Улымның тренеры - Иванов Кирилл Владимирович. Рафаилга яңа фехтование үзәгендә бик ошый. Ул аны ачу тантанасында да катнашты. Бик теләп, рәхәтләнеп шөгыльләнерләр, яңадан-яңа уңышларга ирешерләр, республикабызның спорт данын арттырырлар дип ышанам.

   Әйе, сүз дә юк, республикабыз спорт традицияләренә бай. Без 199 медаль яулаган Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарының 76 чемпионы һәм призерының һәрберсе белән горурланабыз.

    Башкортстан спорт корылмалары саны – 13,3 мең объект буенча илдә лидер төбәкләр рәтенә керә. Бу җәһәттән республикабыз төбәкләр рейтингында Мәскәүдән кала икенче урында тора.

    Соңгы биш елда гына да 1,4 меңләп урам мәйданчыгы, стадион, спорт заллары, физкультура-сәламәтләндерү үзәкләре төзелде.

   Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров фехтование үзәген төзү карарын 2021 елның августында Токиодагы XXXII җәйге Олимпия уеннарында катнашучылар — рапирачылар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин белән очрашканнан соң кабул итте.

Ә 2022 елның декабрендә республика башлыгы булачак спорт комплексы төзелешенә старт бирде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: