Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь 2024, 12:26

Спортның киләчәгенә ниятләр зур

"Русия – спорт державасы" форумы башланды.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген "Русия – спорт державасы" XII Халыкара форумы башланды.

Русия олимпиада комитетының спортчылар комиссиясенең киңәйтелгән утырышында Олимпиада хәрәкәтенең үсеше, бүгенге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары каралды.

Чыгыш ясаучылар спортның дөньядагы гуманитар вазифасына  игьтибарны юнәлттеләр, һәм илдә спортчылар әзерләүне камилләштерү юллары каралды. Белорусь республикасы белән хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе билгеләнде.

Каршылыклар булуга карамастан, Русия спортчыларының үткән Олимпиадаларындагы казанышлары горурлык хисе тудыра. Төрле форматтагы ярышларга спортчыларны әзерләүнең мөһимлегенә басым ясалды. Олимпиада резервы булдыру юлында тәҗрибә туплануы хакында сүз барды. Киләчәк олимпиада чемпионнары бүген әзерләнә!

Яшь спортчыларны олимпиада хәрәкәтенә җәлеп итү мәсьәләләре каралды, чыгыш ясаучылар Русия спортының киләчәгенең якты булуына ышаныч белдерделәр.

Рәүф Идрисов.

Автор фотосы.
Автор фотосы.
Читайте нас: