Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь 2024, 08:40

Солдат әтисе

Русия Герое Борис Дудконың әтисе “Солдат атасы” медале белән бүләкләнде.

Антон Талалов, Вк
Антон Талалов, Вк

Шушы көннәрдә Мәскәүдә “Солдат атасы” иҗтимагый танылу бүләген һәм “Окоп шәме” милли премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында махсус хәрби операция геройларының әтиләре дә бар иде.  

Шуларның берсе – Башкортстанда туган Русия Герое Борис Дудконың әтисе Александр Дудко. Аның улы Борис Дудко командование бурычларын үтәгәндә зур батырлыклар күрсәтә. Ротаны җитәкләп, ул бер сугышта гына дошманның 20гә якын танкын, пехотаның 18ләгән сугыш машинасын, шулай ук 200гә якын неонацистны юк итә һәм дошманның ныгытылган районын яулап ала. Әлеге сугыш өчен Борис Дудко – Русия Герое исеменә, ә танк ротасының шәхси составы Батырлык орденнарына тәкъдим ителде.

Ә бүген инде аның әтисе “Солдат атасы” бүләгенә лаек булды. Әйтергә кирәк, бу – иҗтимагый бүләк. Ул ата-ана батырлыгының бәясе дә зур ихтирамга лаек икәнлеген дәлилли.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елның декабрендә ил Президенты Владимир Путин Бөредә туган Борис Дудкога  “Алтын Йолдыз” медален тапшырды. Владимир Путин бүләкләү тантанасында геройларны тәрбияләүчеләргә аерым рәхмәт белдерде.

Якташыбызның әнисе Маргарита Дудко ире белән батыр ул тәрбияләүнең бер сере дә юк дигән иде ул чакта.  

“Бернинди сер юк, безнең улыбыз – гади бала. Үзебез дә – гади ата-аналар. Улыбыз бары Ватаныбызны саклаганда батырлык һәм каһарманлык күрсәтте. Әлбәттә, без аның белән бик горурланабыз! Югары сыйныфларда укыгында аңарда хәрби хезмәткәр булу теләге барлыкка килде. Бәлки, өлкән абыйсының үрнәге йогынты ясагандыр, ул танк хәрби училищесын тәмамлады. Әтисе дә эчке эшләр министрлыгының отставкадагы подполковнигы бит”, – дигән иде Маргарита Александровна.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: