Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь 2024, 15:42

«Җәлил укулары»нда катнаш!

Гаризалар кабул ителә.

«Җәлил укулары»нда катнаш!
«Җәлил укулары»нда катнаш!

Гаризалар кабул ителә.

 

! VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе игълан ителде!


Катнашучылардан гаризалар 2024 елның 15 октябрь көненнән кабул ителә!


! 8 номинация
! Дөнья телләрендә
! 5 яшьтән алып катнашалар
! Русия Федерациясе һәм чит ил гражданнары
! җиңүчеләр һәм призерлар 2025 елның февраль аенда Казан шәһәрендә узачак Гала-концертка чакырылачак

! Катнашу өчен шигырь яисә җыр башкаруны видеога яздырып юлларга кирәк

Конкурста 5 яшьтән өлкән Русия һәм чит ил гражданнары катнаша ала.

 Конкурс Номинацияләре:

  • "М. Җәлил на татарском»;
  • "М. Җәлил на русском»;
  • "Җәлил дөнья халыклары телләрендә»;
  • «Язучы-фронтовиклар»;
  • "Фронтовик язучыларның әсәрләрен күмәк башкару»;
  • «Профессиональ башкаручылар»;
  • «Җәлилчеләр»;
  • "М. Җәлил шигырьләренә җыр»;

 Конкурс өч этапта уздырыла:

2024 елның 15 октябреннән 10 ноябренә кадәр гаризалар һәм конкурс материаллары җыю дәвам итә.

1 нче этап – 2024 елның 11 ноябреннән 21 ноябренә кадәр сайлап алу: оештыру комитеты тапшырылган материалларның әлеге Нигезләмәгә туры килү-килмәвен һәм тулылыгын (дистанцион) бәяли;

2 нче этап – 2024 елның 22 ноябреннән 10 декабренә кадәр: жюри катнашучыларның эшен бәяләү критерийлары буенча бәяли һәм конкурс финалистларын билгеләү өчен баллар куя (дистанцион рәвештә);

3 нче этап – финал: 2024 елның 15 декабреннән 25 декабренә кадәр, ул онлайн режимда (конкурсантларның чыгышларын видео буенча карау) конкурсның Оештыру комитеты тарафыннан жюри әгъзалары мәҗбүри катнашлыгында үткәрелә.

 Катнашучы сертификаты заявка тутырганда автомат рәвештә формалаштырыла.

Призерлар һәм җиңүчеләр 2025 елның февралендә Казанда узачак гала-концертка чакырылачак.

Конкурсның электрон почтасы: [email protected] Телефон: +7(843)236-59-16.

Катнашучылар электрон заявка тутыра. Заявка тутыру өчен документлар пакетына сылтаманы алдан әзерләргә кирәк:

  1. видеоролик, 2. Pdf/фото форматында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (1нче кушымта), 3. әсәрнең Word форматындагы тексты - «Җәлилчеләр»номинациясендә катнашучылар өчен.

 Заявка тутыру өчен кирәкле мәгълүмат:

  1. Төбәк;
  2. Торак пункт;
  3. Катнашучының ФИО (сертификатта автомат рәвештә күрсәтелә); 4. Номинация;
  4. Яшь категориясе;
  5. Башкару теле;
  6. Әсәрнең исеме;
  7. Уку/эш урыны;
  8. Педагогның ФИО (укучы өчен/ булмаганда " – " куела );
  9. Элемтә өчен телефон;
  10. Электрон почта;
  11. Документлар пакетына сылтама: 1. видеоролик, 2. Pdf/фото форматында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (1 нче кушымта) әсәрнең WORD дагы тексты – «Җәлилчеләр»номинациясендә катнашучылар өчен.

 

 

Уңышлар сезгә, дуслар!

https://tatar-congress.org/turynda/kongress-proektlary/vii-concurs-jaleel

Фото: culture.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: