Башкортстан укучысы «Артек»ның төп бүләгенә ия булды.
«Артек» Халыкара балалар үзәгендә «Тайна золотой параллели» 11нче сменасы «Аерылышу алдыннан очрашу» белән тәмамланды. Анда өч меңнән артык укучы, шул исәптән Башкортстаннан 50 бала катнашты.
1 санлы Республика полилингваль күппрофильле гимназиясенең 10 Б сыйныфында укучы 16 яшьлек Алинә Әбделминева да «Артек йолдызы» билгесе белән бүләкләнде.
"Алинә иҗади ярышта соло биеп үзен танытты. 11нче сменада катнашучылар арасында иң яхшы чыгышлар өчен тавыш бирү узды һәм 3000 бала арасыннан 9 укучы бүләккә ия булды, алар арасында минем кызым да бар. Җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга ирешү бик абруйлы, – диде Алинәнең әнисе Елена Әбделминева. – Алинәбез максатчан, актив. Хореография мәктәбе ачарга һәм Русия мәгариф системасына мондый юнәлешне кертергә хыяллана. Мәктәптә яхшы укый, киләчәктә үзен PR-өлкәсендә күрә".
Алинә төрле юнәлешләрдә актив эшли: Уфа шәһәр округы башлыгының стипендиясе иясе, «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасының мәктәп ячейкасы рәисе.
11 елдан артык ул Уфаның В.М. Комаров исемендәге балалар иҗаты сараеның «Place dance» эстрада биюләренең үрнәкле студиясендә шөгыльләнә.
Республика, Бөтенрусия һәм Халыкара бию конкурсларында һәм фестивальләрендә җиңеп чыга, волонтерлык хәрәкәтләрендә һәм төрле чараларны алып баручы сыйфатында катнаша.
Алинә «Артек»та икенче тапкыр ял итте. Быел ул укудагы аерым уңышлары, республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуы, биюдәге казанышлары өчен юлламага лаек булды.
«Хыялланыгыз һәм үз максатларыгызга таба барыгыз, ә алар һичшиксез тормышка ашачак һәм гамәлгә ашырылачак», – дип Кырымнан республика халкына сәлам тапшырды Алинә.