Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
30 сентябрь , 11:55

Аскар Абдразаков 55 яшьлек юбилеен үткәрә

Опера җырларын тыңларга яратасызмы?

Аскар Абдразаков 55 яшьлек юбилеен үткәрә
Аскар Абдразаков 55 яшьлек юбилеен үткәрә

Исеме бар дөньяга танылган опера җырчысы, якташыбыз Аскар Абдразаков тиздән Уфада үзенең юбилей концертын үткәрәчәк. Быел июль аенда аңа 55 яшь тулган иде.

 Аскар Абдразаков Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, ул үзенең гомер бәйрәме алдыннан  күпьеллык тырыш  хезмәте  һәм мәдәният, сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен  Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде.

Җырчының  юбилей концертында күпләр яратып тыңлаган әсәрләр, шулай ук Мөслим Магомаев репертуарыннан халык  яратып тыңлаган җырлар яңгыраячак. Тамашачылар опералардан өзекләр һәм арияләр, чит ил һәм рус композиторларының танылган романсларын ишетәчәк.

Опера җырларын  тыңларга яратучылар өчен бу кабатланмас моңлы кичә булачак.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: