Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
6 сентябрь , 16:27

Дәваханәләрдә якшәмбе көнне тавыш бирәләр

Дәваханәләрдә якшәмбе көнне тавыш бирәләр
Дәваханәләрдә якшәмбе көнне тавыш бирәләр

Бүген республикада Башкортстан Башлыгы сайлаулары башланды.

 Шул уңайдан "Башкортстан Башлыгы сайлаулары - 2024" җәмәгатьчелек матбугат үзәгендә брифинг уза. Монда ярты сәгать саен экспертлар, политологлар, төрле өлкәдәге күренекле шәхесләр килеп, сайлау буенча фикерләре белән бүлешәләр.

Дәваханәләрдә ятучылар ничек тавыш бирәләр икән?  БР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Елена Озерина килеп безгә шуларны сөйләде.

Сайлау көннәрендә республика хастаханәләренә ятучылар дәвалану урынында тавыш бирә алачак. БР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Елена Озерина хәбәр иткәнчә, барлык дәвалау учреждениеләре дә чарага алдан әзерләнгән. Йөри алмаучы пациентлар өчен күчереп йөртелә торган урналар каралган. Ашыгыч ярдәм штат режимында эшли, әлегә сайлау участокларына чакырулар килмәгән.

Хастаханәләрдә пациентлар бер көндә — якшәмбе көнне тавыш бирәчәк, дип аңлатты 13нче санлы дәваханәнең баш табибы Булат Гарифуллин.

"Бу көнне стационарда булачак пациентлар турында бөтен мәгълүматны алдан ук алдык, комиссиягә тапшырдылар. Моннан тыш, табибларның дежур сменасы эшли, алар шулай ук эштә тавыш бирә алалар. Бүгенге көндә бездә 360 кеше дәвалана, 14е реанимациядә. Әлбәттә, алар тавыш бирә алмый. Моннан тыш, көн саен яңа пациентлар килә, күбесе - авыр хәлдә килә, һәм алар өчен иң мөһиме — дәвалана башлау", - диде  хастаханә җитәкчесе.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: