Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
11 июль , 19:15

Машина номерын яшереп йөртүче водительләрне зур штраф көтә

Яңа закон кабул ителәчәк. 

Машина номерын яшереп йөртүче водительләрне зур штраф көтә
Машина номерын яшереп йөртүче водительләрне зур штраф көтә

Дәүләт Думасы депутатлары машиналарының номерларын яшереп йөртүче водительләрне ел ярымга кадәр хокукларыннан мәхрүм итү мөмкинлеген биру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Хәзер моның өчен биш мең сум күләмендә штраф яки бер айдан өч айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат хокук бозган өчен 1 елдан 1,5 кадәр хокукларыннан мәхрүм итү генә каралачак.

Дәүләт билгеләре булмаган транспорт белән кабат идарә иткән өчен дә шундый ук җаваплылык янаячак, дип хәбәр ителә Дәүләт Думасы сайтында.

Юлларда исәпкә алганыгыз бардыр, кайбер машиналар номерларының кайбер саннарын өстенә я яфрак ябыштыралар, я юмыйча пычрак килеш йөриләр, саннарын танырлык та булмый. Менә шундый хәйләкәр "төлкеләр"не инспектоплар юлларда аулаячаклар. 

Чыганак: Башинформ

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: