Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
27 июнь , 12:09

Тәтешле районында обелисклар ачылды

“Бердәм Русия” партиясенең халык программасын һәм “Реаль эшләр” партия проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтешле районының Ялгыз-Нарат, Аук-бүләк һәм Юда авылларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, сугышчы-интернационалистларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга обелисклар ачылды. Бу зур эшне авыл халкының намуслы хезмәте һәм төзүчеләрнең җаваплы мөнәсәбәте ярдәмендә кыска вакыт эчендә башкарып чыгу мөмкин булды.

- Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү идеясе күптән барлыкка килде. “Реаль эшләр” проекты кысаларында  аны тормышка ашыруга ирешелде”, – ди Ялгыз-нарат авыл Советында “Бердәм Русия” партиясе фракциясе депутаты, авыл җирлеге башлыгы Димитрий Миңелбаев. - Бу мөһим һәм кирәкле эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Үсеп килүче буын да яклаучыларыбызны хөрмәт итәр һәм истә тотар дип өметләнәбез. 

Һәйкәлнең мемориаль такталарында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында яу кырларында һәлак булган һәм фронттан туган якларына кайту бәхетенә ирешкән авыл халкының исемнәре уеп язылган. Шулай ук локаль сугышларда катнашучыларга һәм СВОга багышланган плитә урнаштырылган. Җирле халык фронтка киткән якташларының исемнәрен торгызу буенча зур эш алып бара.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: