Барлык яңалыклар

Татарның лачын кызы

“Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова — иң яхшы звено командиры...”  

Татарның лачын кызы
Татарның лачын кызы

“Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова — иң яхшы звено командиры...”

 

        Бәләбәй - татар әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен, мәгарифен үстерүдә зур өлеш  кертүче шәхесләр чыккан төбәк булу белән беррәттән, илебезгә  күпсанлы данлы батырлар бүләк иткән төбәк тә ул. Безнең Бәләбәй төбәгеннән Бөек Ватан сугышы чорында 18 меңнән артык кеше яуга киткән, шуларның 8 меңгә якыны әйләнеп кайта алмаган. Аларның күбесе генерал-майор С. Ф. Гороховның 124енче Укчылар бригадасында Сталинград сугышында соңгы сулышына кадәр дошманга каршы көрәшкән. Шуңа күрә сугыштан соң Волгоградның бер урамына Бәләбәй исеме бирелгән, ә Бәләбәйдә Волгоград урамы бар. Батырлыклары өчен күп сугышчылар орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.

Бәрәкәтле Бәләбәй җире дөньяга бик күп шәхесләр биргән. Очучы Мәгубә Сыртланованың да тәүге адымнары шушы бәрәкәтле туфракта башланган. Булачак Советлар Союзы Герое 1912 елның 15нче июлендә Бәләбәйдә туа. 1927 елда мәктәпне тәмамлый. Бәләбәй шәһәре аның күңеленә иң якты сәхифәләре белән кереп кала. Истәлекләрендә ул болай дип яза: “Шулай бервакыт Бәләбәй янына самолет килеп төште. Бу көтелмәгән хәлне ишетеп, без — бала-чага, ир-ат, хатын-кыз — һәммәбез дә шунда йөгердек. Шунда беренче тапкыр серле, гаҗәеп техника — самолетны һәм тере очучыны күрдем. Күп тә үтмәде, самолет очып китте. Ул күздән югалганчы сокланып карап тордым. Әйтерсең, ул үзенең канатларында күңелемдәге хисләремне, хыялымны алып китте...”

1932 елда  Мәгубә комсомол юлламасы буенча Балашов очучылар мәктәбенә җибәрелә. Ул укый да, бер үк вакытта эшли дә. Бик тырышып укый, инструктор-укытучыларның сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлый, самолетның корылышын ныклап өйрәнә, практик дәресләргә зур игътибар бирә. Аэродром  өстендәге беренче очышны мәңге онытасы юк аның. Ә инде 1935 елда ул көмеш сыман ялтырап  торган У-2 самолетында күкне иңләп, шактый гына очышлар ясый.

Бермәлне кызларны очучылар мәктәбеннән чыгару турында фәрман килеп төшә. Хыялымның челпәрәмә килүе шул микәнни, дип өзгәләнә Мәгубә. Әмма коелып төшми. Соңрак Тбилисида аэроклубта, планеристлар мәктәбендә укый. Тбилисида хәрби-авиация мәктәбе ачылгач, кече лейтенант Мәгубә Сыртланованы шунда звено командиры итеп күчерәләр. Анда ул һөнәри осталыгын, оештыру сәләтен күрсәтә.

Штаб начальнигы Ю. Курочкина аның турында болай дип яза: “Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова — иң яхшы звено командиры. Махсус отрядта нибары биш ай чамасы булып, ул иптәшләре арасында олы абруй һәм мәхәббәт яулады. Күнегүләрдән тыш, звено командиры Сыртланова отрядта күп кенә транспорт эшләре дә башкара. Моңа кадәр бездә аның кебек оста, тәҗрибәле звено командиры булмады. Урындагы линияләрдә пассажирларны ташу бурычы да башлыча аңа йөкләтелде. Ул көненә 5-6, кайбер вакыт аннан да күбрәк рейс ясый иде.” Мәгубә Сыртланова гади очучы гына булып калмый, тәҗрибәле хәрби очучыга әверелә. Ул үзен тизрәк фронтка җибәрүләрен үтенә.

Очыш артыннан очыш. Мәгубәгә төрле һава шартларында киң диңгез, биек таулар өстеннән дә очарга туры килә. Һәр очыш тәвәккәллек, батырлык таләп итә. Сыртланова һәр заданиене уңышлы башкарып чыга. По-2 самолетына тиз ияләшеп китә. Аның беренче фронт аэродромы Краснодон шәһәрендә була. Соңрак ул Төньяк Кавказ күген байкый. Кыю очучы кыз Ставрополь, Кубань, Кырым, Белоруссия, Польша, Көнчыгыш Пруссия, Германия җирләрен азат итүдә катнаша. Ару-талуны белми яшь очучы. Мәгубә кайчакта бер төн эчендә дистәләгән очыш ясый. Аларның һәммәсе уңышлы була.

Шулай, бер очышта немецлар аның самолетын утка тоталар. Самолет яна башлый, бер цилиндр эшләми, мотор зыян күрә. Үләргәме, әсирлеккә төшәргәме? Менә шундый уйлар бөтерелә очучының башында. Ул әсирлеккә караганда үлемне өстенрәк күрә.

Алда — Кара диңгез. Мотор тигез эшләми. Мәгубә әкрен генә очкычны борып, күзләре белән җир кисәген эзли. Самолет әкрен генә диңгез өстеннән очуын дәвам итә. Бермәлне мотор бөтенләй сүнә. Бәхеткә, берничә секунд үтүгә очкычның кечкенә тәгәрмәчләре комлы ярга килеп терәлә, ә койрыгы суда кала. Очучы һәм штурман башлары белән  приборлар панеленә бәрелә. Исән калган кызлар шатлыктан кочаклашалар. Бу очышны Мәгубә гомерлеккә хәтерендә калдыра.

Шуны да әйтергә кирәк, төнлә бомба ташлаучы 46нчы гвардия авиация полкы Кызыл Армиядә генә түгел, хәтта бөтен дөньяда бердәнбер хатын-кызлардан торган часть була. Бу данлыклы полк дошманга бихисап күп зыян китереп, Энгельс шәһәреннән алып, Кавказ, Белоруссия, Украина, Польша, Румыния, Венгрия, шулай ук, Германия шәһәре Шецинга кадәр барып җитә. Әлеге полкның кыю кызлары — “төнге сихерчеләр”–  турындагы риваятьләр хәтта “Нормандия-Неман” француз авиация полкы очучыларына да барып ишетелә.

        Полкның барлык гаскәриләре орденнар, медальләр белән бүләкләнә. 23 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә (бишесенә — үлгәннән соң). Илебезнең бу югары бүләгенә, әлбәттә, 782 хәрби очыш ясаган, дошман өстенә 140 тонна бомба ташлаган  якташыбыз Мәгубә Сыртланова да лаек була.

Мәгубә сугышны Көнчыгыш Пруссиядә тәмамлый. 1945 елның 5 мае — аның соңгы сугышчан очышы булып исәпләнә. Ә югары бүләк аны бер елдан соң гына эзләп таба. Гади очучыдан эскадрилья командиры урынбасары вазифасына кадәр күтәрелгән кыз моннан тыш ике Кызыл Байрак ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

         1945 елның маенда Мәгубә Сыртланова хәрби очкычы белән Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Сугыштан соң Кавказ якларына кайта. Грузия гражданнар һава флоты идарәсендә звено командиры булып хезмәт итә. Ә инде авырый башлагач, ул Казан шәһәренә күченеп кайта. Фронт чыныгуы алган Мәгубә эшсез тора алмый. Ул биредә бер оешмада шактый еллар контролер булып эшли. Шул ук вакытта җәмәгать эшләре дә алып бара. Еллар үтә тора. Ничек кенә булмасын, каһәрле сугыш еллары үзен сиздерә килә...      

Язучылар илебезнең батырлары турында күп кенә әсәрләр иҗат итә. Мәсәлән, язучы Ләбибә Ихсанова “Лачын кыз” әсәрендә батыр якташыбыз-Мәгубә Сыртланова образын тудыра һәм әдәбиятка зур өлеш кертә.

        Мәгубә Сыртланованың вафатына бәйле күренекле татар язучысы Шамил Рәкыйпов “Кипарислар җыры” китабында болай дип язган: “Мәгубә апаны 1971 елның 4 октябрендә җирләдек. Сагышлы музыка уйнады, сугыш кайтавазы булып залплар яңгырады. Күпне күргән, күпне кичергән карт өрәңге дә Мәгубә апабыз туңмасын, сөякләренә йомшак булсын дигәндәй, табут өстенә сары яфраклар койды. Шулай да зираттан чыгып киткәндә, Мәгубә апаның рәсеме безгә ничектер моңаеп карап калган сыман тоелды. Зур батырлыклар күрсәткән ил кызын без, якты дөньяда калучылар, тиешенчә бәяләп җиткермәдекме әллә?” Уйланырга урын бар, әлбәттә.

 Бөек Ватан сугышында 93 хатын-кызга Советлар Союзы исеме бирелгән. Шуларның икесе – татар кызы. Капитан Ольга Александровна Санфирова – полкташларыча әйтсәк, Ләйлә – Гродно паркына күмелгән, өлкән лейтенант Мәгубә Сыртланова Казан зиратында. Шамил Ракыйповның бу романы очучы кызларның Ватанга тугрылыгы, аларның көрәше, мәхәббәте турында. Автор, хатын-кызлар полкы эзеннән, сәяхәт ясап, шуннан алган тәэсирләрен дә бәян итә. Бу әсәрдә Мәгубә Сыртланованы дуслары төрлечә атыйлар. Казах кызы Хиваз аңа”Мәгубә җан “дип дәшә, Женя Руднева аны Марта Хөсәеновна дип йөртә. Ләйлә Санфирова исә Мәгубә апа дип якын итеп дәшә торган була.

  Бәләбәйлеләр Мәгубә апа белән чиксез горурлана. Шәһәрнең 2нче мәктәбе Мәгубә Сыртланова исемен йөртә. Биредә ул хезмәт иткән 46нчы  полкның очучыларына багышланган музей оештырылган.       Бәләбәйлеләр  үзләренең кыю, данлыклы кызын беркайчан да онытмый. Шәһәрдә бер урам атаклы якташыбыз исемен йөртә.  Ә Мәгубә Сыртланованың Бәләбәй читендәрәк Ватанны саклаучыларга багышланган мемориал комплекстагы бюсты ерактан ук кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора.           Мәгубә Сыртланова турында язучы Суфиян Поварисов  “Төнге фәрештәләр”дип исемләнгән әсәрен яза.

Якташыбыз Әнвәр Сөләйманов “Җирдәге йолдызлар”китабында да Мәгубә Сыртланова турында яза.  Язманы матбугатка әзерләгәндә Мәгубә апаның кызы Наталья Бабкина белән дә элемтәгә керә. Мәгубә Сыртланованың кызы  казанлыларның да  курку белмәс очучыбыз Мәгубә Сыртланова  белән чиксез горурлануын сызык өстенә алды.  Бүгенге көндә 52нче мәктәптә музей эшли, Идел буе районында урнашкан бер урам Мәгубә Сыртланова исемен йөртә, шулай ук аның хөрмәтенә һәйкәл-бюст куелган. Туган якны өйрәнү музеенда легендар очучыга бер почмак булдырылган. Җиңү паркында  исә Советлар Союзы Геройларының исемлегендә аның да исеме ташка уеп язылган.

Бер сүз белән әйткәндә, Ватаныбыз дөньяны шаулаткан, киләчәгебез өчен җан аткан үзенең батыр кызын бүген дә зур хөрмәт белән искә ала. Әйе, халык хәтере мәңгелек ул.

Мәдинә Сәлихова.

Бәләбәй татар гимназиясе укучысы.

 

 

 

 

 

 

Татарның лачын кызы
Татарның лачын кызы
Татарның лачын кызы
Читайте нас: