Барлык яңалыклар

Президент янында кемнәр утырды?

Җиңү парадын трибунада Владимир Путин янында утырып караучы әби белән бабай кем булды соң?

Президент янында кемнәр утырды?
Президент янында кемнәр утырды?

Җиңү парадын трибунада Владимир Путин янында утырып караучы әби белән бабай кем булды соң?

Кичә Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган парадны туры эфирда караган күпләрдә әлеге сорау тугандыр.

Ачыклык кертеп китик. Президент яныннан данлыклы фронтовик, полковник Евгений Куропатковка урын бирелгән. Ул Сталинград сугышында алышкан, 1945 елның маенда Кызыл мәйданда үткән Җиңү парадында катнашкан кеше. Сугыштан соң 30 елга якын армиядә хезмәт иткән. Июльдә 101 яше тулачак.

Икенче ягында - снайпер Александра Алешина. Сугыш башланганда 17 яшьлек кенә булган ул. Җиде класс тәмамлаганнан соң, күпләр кебек заводка эшкә китә. Мәскәү оборонасын ныгытуда катнаша. Снайперлар курсын үткәч, нәтиҗәләре таң калдыра. Аны фронтка җибәрәсе урынга яшь снайперлар әзерләүгә куялар. Анна Семеновна ике дистәдән артын снейпер әзерләгән. Быел февральдә ветеранга 100 яшь тулган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: