Шакировлар
Армиядән кайткач, 1971 елның гыйнвар башында ул миңа: "Чакмагышта нәкъ синең өчен эш бар, тиз генә килеп җит әле", – дип хат язып, эшкә чакырды. Чакмагышка барып, урындагы радиотапшырулар редакторы булып эшкә урнаштым. Башта, вакытлыча, Фларисның әнисе Гадилә апаларда яшәп тордым. Гадилә апа, көн буена эштә булуына карамастан, өендә кызларының һәм без – ике егетнең – тамагын туйдырырга да өлгерә. Ире Җиһанур үлгәннән соң, барлык тормыш йөге аның иңбашына төшә. Алда языласы юллар алар, гомумән, Шакировлар гаиләсенең тормыш юлы турында булыр.
Шакиров Җиһанур Шакир улы 1915 елда Иске Бәйки (хәзерге Митрә-Әюп авылының бер өләше) авылында туган. 1910 елда бу авылның крестьяннары хәзерге Шаран районына күчеп, Яңа Бәйки дип аталган авылга нигез салалар. Шакировлар гаиләсе дә арытаба шул авылга күчеп килә.
Җиһанур шул районның Юность мәктәбенә йөреп, җиде класс белем ала. Аннары Чакмагышта тугыз айлык бухгалтерлар курсын тәмамлый.
Хезмәт юлын Шаран районының "Красноармейский" колхозында бухгалтер булып башлый.
Яшьтән үк актив була. Җәмәгать эшләрендә теләп катнаша. ВЛКСМ сафларында тора.
1936 елның октябрендә хәрби хезмәткә алына. Ерак Көнчыгыш краенда, Манзовка станциясендә урнашкан 19нчы тимер-юл батальонында писарь булып хезмәт итә.
1939 елның декабрендә хәрби хезмәттән кайта. Шул ук айда аны
Шаран районының "Кызыл Йолдыз" колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Шул чорда ВКП(б) сафларына кабул ителә. 1940 елның мартында ВКП(б)ның Шаран район комитетына партия учёты секторы мөдире итеп үрләтелә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 27 июнендә хәрби хезмәткә алына. 406нчы аерым элемтә полкында рота старшинасы булып хезмәт итә башлый (июнь 1941 – гыйнвар 1942).
Заманы өчен шактый белемле, тәҗрибәле һәм сәяси яктан ышанычлы Җиһанур Шакир улын 1942 елның гыйнварында Фрунзе исемендәге Горький хәрби училищесына укырга җибәрәләр. 1942 елның июнендә аны уңышлы тәмамлап, лейтенант званиесе ала. Арытаба аңа өлкән лейтенант, капитан званиеләре бирелә.
Аның сугыш юлы Сталинградтан башланып, Чехословакия җиренә кадәр дәвам итә. Сталинград, Дон (1942-1943), Брянск, Воронеж (1943), Украина (1943-1944), Ленинград, Украина (1944-1945) фронтларында дошман белән алышларда катнаша.
Җиңү якынлашкан көннәрдә, 1945 елның 5 маенда дошман белән каты сугышлар вакытында авыр яралана. 1945 елның май-июль айларында 43954 санлы эвакогоспитальдә дәвалана. Терелеп аякка баскач, хәрби хезмәтен дәвам итә. Сугыштан соңгы хезмәте Австрия илендә үтә. Аның сугышчан батырлыклары югары бәяләнә. Кызыл Йолдыз, 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнә.
1947 елның мартында хәрби хезмәттән запаска чыгарыла.
Дүрт орден, алты медаль белән бүләкләнгән, гвардия капитаны званиесендәге батыр командирны, коммунистны Шаран районында зур шатлык белән каршы алалар. Күп тә үтми, ул ВКП(б)ның Шаран район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Аннары Мичурин совхозы директорының сәяси эшләр буенча урынбасары вазифасына күчерелә.
1947 елда өйләнә. Хәләл җефете Нафикова Гадилә Нурислам кызы 1925 елда Рәҗәп авылында туган. Сугыш чорында Чакмагышта шәфкать туташлары курсында укый һәм Рәҗәп участок дәваханәсендә трахоматоз сестрасы булып эшли.
Дүрт бала үстерәләр: Рима (1948), Фларис (1950), Рита (1954), Резеда (1957).
Авыр сугыш еллары Җиһанур Шакир улының сәламәтлеген нык какшата. Ул 1961 елның 2 октябрендә вафат була.
Гадилә апа, бик яшьли тол калып, дүрт баланы берүзе үстерә, барсының да югары белем алып, олы тормыш юлына чыгуларына ирешә. 1967 елда алар гаиләсе, өй сатып алып, Чакмагыш авылына күчә һәм шунда гомер кичерә.
Гайсиннар
Авыл хуҗалыгы буенча алдынгылар рәтендә саналган Чакмагыш районының уңган, күп яктан сәләтле кешеләре белән танышуым урындагы радиотапшырулар редакторы булып эшләгән көнемнән башланды. Биредә эшләгән чакта яңа дуслар таптым. Аларның берсе – Иске Калмаш егете Данис Гайсин. Данисларда берничә тапкыр кунакта булдым. Әнисе Фәгыйлә апаның ягымлы чырае әле дә күз алдымда тора. Аның, гади генә авыл хатынының, ничек авыр тормыш сынаулары алдында сынмыйча-сыгылмыйча, изгелекле, игелекле кеше булып гомер итүен бик күп еллар узгач кына белеп, бу гаилә турында язарга карар иттем.
Гаилә башлыгы Гайсин Карам Сөләйман улы 1925 елның 25 мартында Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында туа. 1943 елның 1 февралендә армия сафларына алына.
Шушы елның август аенда 2нче санлы Бердичев хәрби училищесын тәмамлагач, кече сержант званиесендә 96нчы укчылар полкына җибәрелә.
Үзәк, Белоруссия, 1нче Украина, 1944 елда 4нче Украина фронтларында батырларча сугыша.
Житомир өлкәсендә 1943 елның 24 декабрендә Хатиповка авылы янында барган сугышта немецларның һөҗүмен берничә тапкыр кире кага, гомерен куркыныч астына куеп, алгы сызыкта көчле ут астында дошман окопларына йөз метр арага миналар урнаштырып чыга.
Случь елгасы аша тәүлек әйләнәсенә күпер төзеп, көн буе билдән ала бозлы суда торып, хәрби подразделениены, авыр техниканы икенче ярга югалтусыз чыгаруга булышлык итә. Бу батырлыгы өчен командование тарафыннан ул 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Соңрак, алдына куелган бурычны үрнәкле үтәгән өчен, кыю якташыбызга "Батырлык өчен" медале дә тапшырыла.
Командование разведчикларга тел алу бурычын куя. Сапёр Гайсин, мина кырлары аша үткәреп, разведчикларга зур ярдәм күрсәтә. Алдына куелган бурычны яхшы үтәгән өчен 1944 елның 15 июнендә ул икенче тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.
Безнең гаскәрләр, немец илбасарларын куып, алга баруларын дәвам итәләр. Командование алдында стратегик әһәмияткә ия булган 1701 биеклеген алу бурычы тора.
Кече сержант Гайсин иптәшләре белән каршы якның көчле уты астында дошман куйган миналарны алып, безнең солдатларга һөҗүмгә күчәргә мөмкинчелек бирәләр. Яралануына карамастан, кыю егет бар көчен җыеп, зур түземлелек белән бурычын үтәвен дәвам итә.
Кызылармеецларның көчле һөҗүме нәтиҗәсендә мөһим биеклек яулап алына. Бу батырлыгы өчен якташыбыз 1944 елның 29 июнендә командование боерыгы белән 2 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Карпат тауларында 1945 елның гыйнвар-март айларында барган кышкы һөҗүм операцияләрендә катнаша.
СССР Кораллы Көчләре Башкомандущие иптәш Сталинның Рәхмәтенә лаек була.
1945 елның 24нче июнендә Мәскәүдә үткәрелгән Җиңү парадында катнаша. Шул ук елның 23 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә, авыр яраланучы буларак, хәрби хезмәттән азат ителә.
Туган ягына әйләнеп кайткач, 1946 ел азагында авылның сылуы Фәгыйлә белән гаилә коралар. 2 кыз, 1 малайга гомер бүләк итәләр.
Гайсина (яшьлек фамилиясе Хәмидуллина) Фәгыйлә Фәтхулла кызы 1923 елның 1 апрелендә Иске Калмаш авылында туган. Шул авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Уфага полиграфистлар әзерли торган һөнәрчелек училищесына укырга керә. Бер үк вакытта ВЛКСМның Киров райкомы путёвкасы нигезендә Уфа медицина училищесының кичке бүлегендә шәфкать туташы белгечлегенә укый (1939-1941).
Бөек Ватан сугышы башлангач, туган авылына кайта. 1941 елның августында дәваханәгә шәфкать туташы итеп кабул ителә. Шул ук елның октябрендә Иске Калмаш фельдшер-акушерлык бүлегенә күчә. Бу авылда эшләгәндә бер ай хәрби әзерлек курсын үтә. Гомәр Мусин абыйлары аларны винтовка тотарга, аңардан ничек атарга, стройда йөрергә, честь бирергә һәм башка хәрби һөнәрләргә өйрәтә. Аннары алар, медицина комиссиясе үтеп, сугышка җибәрергә яраклы дип табылалар. Чакмагышның ВЛКСМ райкомы (секретаре Шаһидә Искәндәрова) кызларга фронтка китү өчен путёвка бирә.
1942 елның 12 ноябрендә өч кыз – Фәгыйлә, Яңа Мортазадан Дария Сухова, Болгар авылыннан Шаһидә Тимашева – хәрби хезмәткә китәләр.
Иске Калмаштан Чакмагышка һәм Чакмагыштан Бүздәккә ат белән баралар. Бүздәктә поездга утырып, Уфага китәләр. Уфада ун көн хәрби һөнәрләргә өйрәнүләрен дәвам итәләр. Ун көн үткәч, үзләре кебек үк кызлар төялгән үтеп баручы товар поездына утырып, Мәскәүгә юнәләләр. Мәскәү өлкәсенә килеп җиткәч, аларны кирпечтән салынган буш бинага урнаштыралар. Йоклар өчен ерактан, мендәр тышларына тутырып, салам ташыйлар. Мунча керергә җәяүләп, җиде чакрымдагы Очаково станциясенә баралар. Вязьма урманнарында алар үзләре чокыган землянкаларда яшиләр, ачлы-туклы көн күрәләр.
Аннары аларның хәрби бригадасы таратыла. Алты кыз шул исәптән Фәгыйләне дә Дондагы Ростов юнәлешендәге 22нче укчы дивизиянең 61нче укчы полкына озаталар. Шушы полкның икенче батальонында санинструктор булып хезмәт итә. Аның хәрби документларында "первая добровольческая женская стрелковая бригада" дип тә язылган. Икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Ниһаять, сугыш тәмамлана. Фәгыйлә дә хәрби хезмәттән азат ителә. 1945 елның 25 октябрендә Мәскәүгә килеп төшәләр. Аннары поезд белән Уфага, Уфадан 28 октябрьдә пароходка утырып, Кушнаренкога китәләр. Пароходта Тозлыкуш авылы кызы Гайшә Минһаҗева очрый. Ул да Бөек Ватан сугышыннан кайтып барган була.
Кушнаренкодан соң ике фронтовик кыз җәяүләп юлга чыга. Иске Бәшир авылында Миңнеямал әбиләрдә төн куналар. Икенче ат белән Бәширдән Чакмагышка егетләрне илтергә тиеш булалар. Шул ат арбасына кызлар да эләгә. Гайшәне үзләрендә кунак итеп, икенче көнне аны алырга килгән җизнәсенә ияртеп җибәрәләр.
1945 елның декабрендә Фәгыйлә Чакмагыш район дәваханәсендә эшли башлый. Бераздан аны Иске Калмаш фельдшер-акушерлык пунктына күчерәләр. Биредә районның атаклы фельдшеры Павел Князев белән бергә эшли. Бу чорда Иске Калмаштан тыш Яңа Мортаза, Болгар, Кавказ авыллары халкын да хезмәтләндерә алар. Сугыштан соңгы авыр, ачлык елларында халыкта чир дә күп була. Күп халык ул чорда трахомадан җәфа чигә.
1946 ел азагында ул туган авылында бригадир булып эшләгән авылдашы Карамга кияүгә чыга.
Ике фронтовик матур итеп гаилә корып, яшәп китәләр. Биш балалары туа. Берсе яшьли үк үлә, калганнары исән үсәләр.
Фәгыйләнең тормыш иптәше Карам 1974 елда фаҗигале рәвештә вафат була. Фәгыйлә апа үзе 1976 елда пенсиягә чыга да, 1988 елга кадәр хезмәтен дәвам итә. Иске Калмаш участок дәваханәсендә процедура сестрасы булып эшли.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре, "Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре" билгесе белән бүләкләнә.
Бөтен гомерен туган иленә, кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган сугыш һәм хезмәт ветераны Фәгыйлә Фәтхулла кызы 2019 елда 96 яшендә вафат була.
1997 елда Иске Калмаш мәктәбендә директор Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева, педагогик хезмәт ветераннары Г.Г.Морта-зина, А.М.Баһаутдинова, китапханәче Д.Р. Сабировалар инициативасы белән "Поиск" дип аталган тарихи музей оештырыла. Бу музейның бер экспозициясе, шулай ук Герой партасы Фәгыйлә һәм Карам Гайсиннарга багышланган.
Иске Калмаш авылындагы урам Карам Гайсин исемен йөртә.
Кызлары белән кияүләре, оныклары һәм туруннары, туганнары ярдәме белән авылда Гайсиннарга багышланган хоккей ярышлары оештырыла.
Геройларыбыз аларның якыннары, туганнары һәм дусларының йөрәкләрендә якты истәлек булып сакланганда һәрвакыт яшәячәкләр!
Безгә бу турыда истә тотарга кирәк.
Дамир ВӘЛИЕВ.
Бүздәк районы, Таулар авылы.