Барлык яңалыклар

Һәйкәл булып басты каһарман

Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадаган якташыбыз Гази Заһитовка һәйкәл ачылды.

Һәйкәл булып басты каһарман
Һәйкәл булып басты каһарман

 Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадаган якташыбыз Гази Заһитовка һәйкәл ачылды.

 

Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадаган якташыбыз Гази Заһитовка  бүген, 9 май көнне, Уфаның Җиңү Паркында тантаналы  шартларда һәйкәл ачылды.


“Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын Егоров белән Кантария кадаган!” Тарих дәресләрендә безгә шул мәгълүматны сеңдерделәр. Бөтен ил белән, ничәмә-ничә буын шуны ишетеп, тыңлап, ышанып үстек. Ничек инде ышанмыйсың, сугышны кичеп кайткан укытучылар үзләре сөйли иде бит. Еллар уза торды, чынбарлык пәрдәләре ачыла төште. Якташыбыз, Мишкә районы Яңагыш авылыннан Гази Заһитовның Рейхстаг түбәсенә Җиңү Байрагын кадавы турында мәгълүм булды. Бу хакта хәрби начальниклар, хәрби тарихчылар, шаһитлар бәян итте. Әмма рәсми белдерү булмады.


Берлинда аны беләләр


Гази Заһитовның батырлыгы турында Берлинда беләләр! Бу хәбәр Гази Заһитов эзләре буйлап Мишкә якларына юлга әзерләнгәндә очраклы рәвештә ачылды. Ике-өч ел элек якын туганнарым Карловы Вары санаториесендә ял иткәндә Берлинга да сәяхәт кылганнар, күп калмый бит анда ара, якынча, 300-350 чакрым тирәсе. Менә алар нәрсә сөйләде:

–Рейхстагта гид 1945 елдагы тарихи вакыйгаларга тукталып, Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын Башкортстан егете Гази Заһитов кадаган, дигәч, үз колагыбызга үзебез ышанмый тордык.
Ничек? Германиядә фашистларның оясы булган Рейхстаг түбәсенә Байрак кадаган совет солдатының татар егете Гази Заһитов булуын таныйлар, бөтен халыкка белдерәләр?.. Ул да түгел, гид: “Сезнең арада Заһитовның якташлары – Башкортстанлылар юкмы?” – дип сорады.

- Без! Менә без – Заһитовның авылдашлары, дип төркемне ерып алга укталуыбызны сизми дә калдык. Ә күздән яшь ага... Берлин гидлары Гази Заһитовның батырлыгы турында сөйлиләр! Ә бездә?!.
Шул хәбәр күңелгә кереп оялады. Ә икенче көнне инде Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулып узып та Советлар Союзы Герое дип рәсми рәвештә танылмаган яугир Гази Заһитовның кендек каны тамган, солдатны үлемсезлеккә, Берлинга алып киткән тарихи сукмакларны барлау өчен Яңагыш авылына юл алдык.

Батырлар төбәге

Мишкә районының Яңагыш авылыннан Бөек Ватан сугышына Бикбулатовлар, Җәмилевлар, Заһитовлар – 448 ир-егет китә. Ул вакытта Яңагыш авылында шушы өч буын вәкилләре, өч нәсел дәвамы яшәгән. Мишкә районы үзәген санамаганда, Яңагыш районда иң күп солдат биргән авыл. 1941 елда Кызыл Армия сафларында гына да 57 егет хезмәт иткән. Аларның 22се – кече командирлар составында, уникесе офицер була. Яуга киткән шул 448 егетнең 244е туган авылына әйләнеп кайтмаган. Районда рәсми танылган дүрт Советлар Союзы Герое бар. Бишенчесе рәсми танылмаган. Бишенчесе – Гази Заһитов – халык күңелендә һәм телендә каһарман. Сугышның башыннан ахырына кадәр үтеп, Рейхстаг түбәсенә Җиңү әләмен кадаган якташыбыз язмышы бик үзенчәлекле. Каһарман ир-егетебез турында безгә Яңагыш авылы музее җитәкчесе, батырның алты туган энесе Айрат Заһитов таныштырды.
– Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында биш балалы хәлле крестьян гаиләсендә туган. Архивта 1917 елгы перепись буенча, Казыйхан һәм аның әтисе Ушияр унар дисәтинә җиргә ия булып, 3-4 эш аты тотканнар. Карт картәтисе Нариман 1812 ел сугышында катнашкан, 25 яшендә есаул (майор дәрәҗәсе) булган. Аның зур абыйсы Ташбулат (мәгълүматлар 1816 елгы ревизские сказкидан алынган) юрта сотнигы (лейтенант) булган. Газиның Тимербай белән Сәгыйдулла исемле ике абыйсы, апасы Шәмсикамал, сеңлесе Сафура булган.
Гази Заһитов 1931 елда мәктәпкә керә. Авылда – дүртьеллык, Өръядыда җидееллык мәктәп тәмамлый. Алты чакрым араны җәй көне йөгереп, кыш көннәрендә чаңгыда узалар. Егет чыныгып үсә. 1938 елда Бөре шәһәрендә медицина техникумына укырга керә, ике ел укыгач, армия сафларына алына. Сугыш башланганда артиллерия дивизионының 832нче бүлек оптик разведка взводы разведчигы булып хезмәт итә. Сугышның беренче көненнән үк алгы сафларда була.

Гази Казыйхан улы 1942 елның декабрендә “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә. Бу аның беренче хәрби бүләге. Сугыштан кайтканда аның күкрәгендә өч орден, биш медаль һәм аннан тыш «За освобождение Варшавы», «За взятие Берлина», «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945г.г..» күкрәк билгеләре була.

  • Бүләкләү кәгазьләре аша батырның фронт юлын билгеләп була”,

дип Айрат Заһитов “Батырлар залы”ның диварына беркетелгән картаны күрсәтә.
– “Варшаваны азат иткән өчен” медале бар, аннан
Берлин! 1943 елда “Кызыл йолдыз” орденына тәкъдим ителгән, никтер “За отвагу” медален биргәннәр:

“За период с 01.03.1943г. по 01.09.1943г. Ефрейтором Загитовым засечено до 300 целей- блиндажей, пулемётных гнёзд, НП, дзотов, арт. и мин. батарей противника.
При участии Загитова в корректировке огня нашей артиллерии подавлен огонь 4-х батарей , 2—х миномётных батарей противника. Уничтожена батарея 6 ствольных миномётов противника и метательный аппарат «40».
Ефрейтор Загитов достоин правительственной награды орден «КРАСНОЙ ЗВЕЗДЫ».Командир 832 ОРАД РГК 3 УА ГВ КАПИТАН /Зайцев/
Н-к РО УКАРТ 3 УА майор /Ширяев/ .
За эти боевые заслуги Гази Казыханович Загитов ПРИКАЗОМ №0148 по ВОЙСКАМ АРТИЛЛЕРИИ 3 УДАРНОЙ АРМИИ от 29 сентября 1943г. награжден медалью «ЗА ОТВАГУ».
1944 елда, тәкъдим ителгәнчә, “Дан ордены” белән бүләкләнгән. 1945 елның апрелендә “Ватан сугышы Ордены”на тәкъдим ителгән, 2 дәрәҗә “Дан ордены” белән бүләкләгәннәр. Сугыш вакытында шулай үзгәртеп, яугирләргә түбәнрәк дәрәҗәле билгеләр биргән чаклар да булган. Ник алай, аңлашылып бетми...

Гази Заһитов артиллерия дивизиясендә өлкән разведчик булып хезмәт итә. Алар дошман тылына кереп, кайда-күпме ут ноктасы барлыгын ачыклаганнар һәм шул мәгълүмат буенча артиллерия дошманны утка тоткан.

Гази Казыйхан улы бик тыйнак, азсүзле, елгыр егет булган. Сугышны башыннан – ахырына кадәр узган, бер тапкыр да яраланмаган. Югыйсә, разведчик, дошманның эчендә йөргән: “тел” дә алган, мисал өчен, бер очракта алты, икенче очракта ун немец разведчигы каршысына чыгып, аларны кулга төшереп алып кайткан, “рукопашный”га да чыккан. Үлемнән курыкмый, үз гомерен куркыныч астына куеп, куелган хәрби бурычны үтәгән Гази Казыйхан улы. Ул хезмәт иткән оптик разведка төркеме иң мөһим мәгълүмат җиткерүчеләрдән булып, сугыш барышында бик күп файда китергән.


Сугышның соңгы бүләге

Гази Заһитов миллионлаган кешеләр гомерен өзгән дәһшәтле сугышның ахырына кадәр җиткән, җиңүне яулаган, аңа зур нокта куйган батырларның берсе. Бу батырлык юлын хронологик тәртиптә күрсәтү дөрес булыр.

1945 елның 30 апреле.

25 апрель көнне совет гаскәрләре Берлин эченә кергәч, штурмлаучы төркемнәр җыялар. Гази Заһитов та теләк белдерә һәм капитан Маков төркеменә алына. Штурм төркеме берничә була. Һәркайсына флаглар бирелә. Һәр дивизиягә Югары командование әзерләткән Җиңү Байрагын тапшыралар һәм Рейхстаг башына байрак кадаган һәр кешегә Советлар Союзы герое исеме бирергә вәгъдә була. Әмма Кызыл байрак элүчеләргәме, Җиңү байрагымы – анык әйтелми. Әйткәндәй, Рейхстаг башына барлыгы 7 Җиңү байрагы һәм, төрле вакытта, кырыклаган байрак кадала. Ләкин болар барысы да соңрак була...

26 апрель. Сержант Минин, өлкән сержантлар – Бобров, Лисеменко һәм Заһитов капитан Маков җитәкчелегендә хәрби бурычны үтәүгә китә. Егетләр барысы да моңа лаек – коммунистлар, үзләре теләгән. Һәр төркемгә 25 кеше керә. Дошман белән алышып килүче пехотадан алда барып, Гази Заһитов Рейхстагка баручы юлларны ачыклый һәм пехотага хәрәкәт итәргә ярдәмләшә.

28 апрель. Безнең разведчиклар немецларның тылына кереп, сакчыны юк итеп, подвалга үтәләр һәм андагы 25 хәрбине кулга алалар.


29 апрель. Заһитов иптәшләре белән немецлар ягына үтеп, Рейхстагның нокталарын ачыклыйлар һәм мәгълүматны безнең артиллериягә җиткерәләр. Разведчиклар утырган йортны немецлар камап алган була. Ләкин егетләр алышны дәвам итә. Автомат һәм гранатлар белән 40 немец солдатын юк итеп, йортны безнең пехота килеп җиткәнче тоталар.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: