Барлык яңалыклар

Һәйкәл булып басты каһарман (2)

 Берлинда да билгеле якташыбыз турында язманың дәвамы.

Һәйкәл булып басты каһарман (2)
Һәйкәл булып басты каһарман (2)

 Берлинда да билгеле якташыбыз турында язманың дәвамы.

 

30 апрель. Заһитов иптәшләре белән картада күрсәтелмәгән каналны ачыклыйлар. Канал Рейхстагтан 100 метр читтәрәк үтә, канал аркылы үтүче кичү дә була. Бу мәгълүмат ашыгыч рәвештә 79 корпус командирына җиткерелә.
Шул ук көнне 14.25 сәгатьтә беренче штурм була. Георгий Булатов (керәшен татары) Рейхстаг диварына әләм куя, ләкин немецлар бу штурмны кире кага. Беренче штурм уңышсыз тәмамлана.

Заһитовлар алдагы штурмга әзерләнә, наводка белән дә шөгыльләнә. Артиллерия атакасы башланырга биш минут кала Маков төркеме Рейхстагка ташлана.

Өлкән сержант Михаил Минин үзенең «Трудные дороги к победе» китабында болай яза: «Не ожидая подхода основных сил, мы сразу же бросились в направлении парадного входа. Весь этот маршрут Г. Загитов еще днем в бинокль хорошо изучил с третьего этажа…
Когда приблизились к Рейхстагу, на ходу открыли автоматный огонь по главному входу и, не задерживаясь ни на секунду, сразу же стали подниматься по широкой гранитной лестнице, заваленной осколками кирпича… Массивная двустворчатая дверь оказалась запертой… Гази Загитов предложил принести бревно, которое валялось внизу, недалеко от ступенек и ударить им в дверь. После нескольких таранных ударов, которые наносились с участием более десяти человек, дверь распахнулась. Внутрь здания сплошным потоком хлынули советские воины.
Впереди всех был коммунист Гази Загитов, который вместе с бревном так и влетел в вестибюль, когда распахнулась дверь. Вслед за ним в числе первых, перешагнувших порог Рейхстага, были коммунисты А. Бобров, А. Лисименко и я во главе с капитаном В. Н. Маковым. Первые шеренги открыли автоматный огонь. В Рейхстаге темно – хоть глаз выколи, трудно ориентироваться. Замелькали огни ручных фонариков.
По лестнице, которую с помощью фонарика в темноте обнаружил Г. Загитов, вчетвером устремляемся наверх. Впереди бежал Г. Загитов, освещая фонариком полуразрушенную лестницу, вслед за ним – я со знаменем, а затем А. Лисименко и А. Бобров. Один за другим вчетвером лезем по цепи наверх. Как всегда, впереди Гази Загитов, а за ним – я со знаменем. Метра четыре лезли по цепи, пока не достигли слухового окна, через которое и выбрались на крышу. Вблизи в темноте еле виднелся силуэт небольшой башни, к которой я и Загитов стали прикреплять Красное знамя.Вдруг на фоне огненного зарева от разорвавшегося на крыше снаряда А. Лисименко заметил наш дневной ориентир - «Богиню победы», как тогда мы называли скульптурную группу.
Несмотря на артиллерийский обстрел, решили водрузить Красное знамя именно наверху этой скульптуры. Здесь же на крыше в темноте я почти наугад написал на полотне знамени своё имя и имена товарищей - Боброва, Загитова и Лисименко, водрузивших первое Знамя Победы наверху Рейхстага 30 апреля 1945 года в 22 часа 40 минут по местному времени”...

Байракны беркетү өчен Гази Заһитов кулъяулыгын ертып, тасма ясый. Бобров төшеп, Рейхстаг өстенә беренче байракның беркетелүе турында хәбәр итә. Шул мәлдә немецлар да айнып китеп, артиллерия утыннан качып утырган подвалларыннан чыгалар. Бу вакытта инде С.А. Неустроев, В.И. Давыдов батальоннары һәм 380нче укчылар полкы гаскәрләре дә килеп җитешә, атыш кыза. Разведчиклар төркеме өстә бүленеп кала, алар шуннан файдаланып, немецларга гранаталар ташлыйлар. Ике ут арасында калган дошман да читлеккә эләккән ерткычтай кылана. Заһитов белән Лесименко 3 каттан төшәләр. Шунда дошман автоматыннан очып чыккан бер пуля Заһитовның күкрәген ашадан-аша тишеп чыга...

Пуля аның партбилетын, “Медаль за отвагу”ның колодкасын тишеп йөрәге яныннан гына үтәли чыга.

1964 елның 30 апрелендә «Комсомольская правда» гәзитендә «Рассказ о взятии рейхстага» дигән мәкаләсендә А. Лисименконың шушы хакта истәлекләре урын алган.

Минин истәлекләреннән: «Получив первую медицинскую помощь от своего сердечного друга Саши Лисименко, Г. К. Загитов категорически отказался идти в полковую санчасть и продолжал выполнять боевую задачу. Будучи раненным, он трижды поднимался на чердак для охранения первого Знамени Победы…
Рано утром 1 мая, после доклада генералу С. Н. Перевёрткину о выполнении боевой задачи к нам пришёл капитан В. Н. Маков и сообщил, что за проявленный героизм при водружении первого Знамени Победы, командир корпуса приказал представить к званию Героя Советского Союза В. Н. Макова, А. П. Боброва, Г. К. Загитова, А. Ф. Лисименко и М. П. Минина, а всех остальных участников штурмовой группы – к ордену Ленина…»

Яралы батыр госпитальгә озатыла һәм 1945 елның җәендә савыгып чыгып, 1946 елга кадәр хезмәт итә. Госпитальдән ул вәгъдә ителгәнчә Советлар Союзы Герое булып чыгарга тиеш булган. Ләкин!..
...Приказом по войскам I БЕЛОРУССКОГО ФРОНТА №576/н от18 мая 1945 Гази Казыханович Загитов и его боевые товарищи награждены орденами «КРАСНОГО ЗНАМЕНИ»... дигән хәбәр килә.

Кораллы Көчләрнең үзәк музеенда Җиңү Байрагы белән янәшә капитан В. Маков, өлкән сержантлар Г. Загитов, М. Минин, А. Бобров һәм А. Лисименко портретлары белән “Нәкъ шушы төркем Рейхстаг өстенә беренче Җиңү байрагын кадады” дигән аңлатма белән экспозиция урнаштырыла. В.Маков төркеменең өстенлеге Поклон тавындагы мемориаль музейда да танылу тапкан.
Хәрби энциклопедиянең соңгы басмасында “Җиңү байрагы” мәкаләсендә Рейхстаг башында беренче Җиңү байрагын В.Маков төркеме беркетүе рәсми рәвештә танылып, акка – кара белән язылган.
Рейхстагны алгач, 280 кеше югары исемгә тәкъдим ителә, ләкин беркемгә дә ул бирелми. Аның каравы, 1946 елда Г. Жуков Егоров белән Кантария беренче булып рейхстагка Җиңү Байрагын кададылар дип (аларда махсус тегелгән байрак була) игълан итә. Ләкин ахырда алар үзләренең беренче булмавын таныйлар.


Серле әҗәл

Гази Заһитов авылга кайткач механизатор, авыл советы рәисе, механик булып эшли. Үзе хакында беркемгә, берни сөйләми. Мәскәүдән бер кәгазь килергә тиеш, ди, ләкин ни икәнен әйтми. “Тик мин ул вакытта булырмынмы?”– ди.

Гази Казыйхан улы бик сабыр, азсүзле кеше була. Үлеме дә бик серле булып, бүген дә берни дә ачыкланмаган. Бәлки язмышы шундый булгандыр, диләр. Бу кешенең батырлыгы турында да авылдашлары 1964 елның 30 апрелендә чыккан “Комсомольская правда” гәзите аша гына беләләр. Ләкин утлар-сулар кичкән, күпме дошман белән кара-каршы сугышкан, үзеннән ун тапкыр күбрәк, тешенә кадәр коралланган дошманны пленга төшергән, тоташ дивизияләрнең уңышлы алышын тәэмин итешкән акыллы, җитез, елгыр, сабыр кешенең мондый мәгънәсез үлем белән китүенә күңел ышанмый. Була алмый алай! Машина кузовыннан егылып төшеп үлердәй кеше булмаган ул... Бер көн килеп, иң яшерен серләр дә ачылуы ихтимал. Әлегә батыр үлеме сер булып кала...
Иң сәерлеге тагын шунда ки, Гази Заһитов кына түгел болай сәер үлем белән үлүчеләр... 1961 елда КПСС Өлкә Комитетының Тарих институтында кайсы төркем беренче булганлыгын ачыклау мәсьәләсе күтәрелә. Ул вакытта катнашучыларның күбесе исән була. Маков һәм Лисименко вакыйганы сөйләгәннәр. Бөтен төркемнәрдә дә үз үлеме белән үлмәүчеләр булуы ачыклана: водитель машинага тапалган, электрикны ток суккан... Мәгълүм ки, алар артык сүз ычкындырганнардыр...

Гази Заһитовка Советлар Союзы Герое исемен бирүне сорап мөрәҗәгать иткән очракларда моңа кадәр тик каршы җавап килгән. 1995 елда: “Хәрби Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнгән, кабат бүләкләү булмый”, дигән җавап килә. 1997 елда СССР халык депутатлары Съездының даими президиумы Указы белән Гази Казыйхан улы Заһитовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу, әлбәттә, рәсми тану түгел, чөнки ул вакытта инде СССР таркалган иде, ләкин шул батырлыкны аңлап, зурлавы өчен дә Сажи Умалатовага рәхмәт.

Ә халык үз улының батырлыгын белә, горурлана. Яңагыш авылында музей каршында геройның бюсты урнаштырылган. Авылдашы, тарих укытучысы Галимҗан Бикбулатов 1987 елда ук Гази Заһитов музеен булдырган һәм аны озак еллар дәвамында җитәкләп, баетып килгән. 2007нче елда музей яңа бинага күченгән. Яңагыш авылы мәктәбе батыр исемен йөртә. Мишкә район үзәгендә Советлар Союзы геройлары стелласында Гази Заһитов исеме уеп язылган.

Быел канкойгыч сугыш башлануга – 80, Гази Заһитовның батырлыгына –76, ә батыр үзе тууга 100 ел тула. Нинди мәдәни- патриотик чаралар әзерләнә икән?

Гаиләсе

Гази Заһитов 1953 елның 23 августында аңлаешсыз шартларда, фаҗигале рәвештә һәлак була. Хатыны Камилә ике бала: кызы – Наҗия, 4 айлык улы Газали белән тол кала. Берникадәр вакыттан соң ул Шәвәли дигән кешегә тормышка чыгып, Яңагыштан күчеп китә. Камилә апа иренең батыр дигән даны кайтуына шаһит була.

  • Ул бик яхшы кеше – кыю иде. Кыю булмаса, Рейхстаг

түбәсенә менәр идемени? Әгәр аны элегрәк герой итеп таныган булсалар, миңа да, балаларга да күпкә җиңелрәк булыр иде. Кызым бигрәкләр дә әтисенә охшаган, – дигән ул бер әңгәмәдә.

Батырның кызы Наҗия апа 7 малай табып үстерә, алар – Сираевлар. Газали 2008 елда вафат була, улы Айрат белән кызы Гөлшат бар. Гөлшатның 4 улы бар, Айратның ир баласы юк. Камилә апа белән Наҗия апа икесе дә 2012 елда гүр иясе булган.
– Нәсел дәвамы тукталуы да ихтимал, – ди Гази Заһитовның алты туган энесе, батыр исемен, аның данын саклау өчен зур тырышлык салып яшәүче Айрат Заһитов.

“Үз илендә пәйгамбәрләр булмый”

“Үз илендә пәйгамбәрләр булмый”, дисәләр дә, батырларны танырга бурычлыбыз. Бәлки быел, Гази Заһитовның тууына 100 тулганда бу мәсьәлә күтәрелер һәм уңай хәл ителер? Гаделлек тантана итсен иде.

Гази Заһитовның тууына 100 ел тулу уңаеннан нинди чаралар көтелә?

Бу сорау белән Мишкә район хакимияте җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лариса Геннадиевна Александровага мөрәҗәгать иттек.

“Апрель аенда мәктәп укучылары арасында һәм мәдәният учреждениеләрендә Гази Заһитовның тууына 100 ел тулу уңаеннан төрле фестивальләр, конкурслар оештырыла. Төп чара 20 августта – Гази Заһитовның туган көненә планлаштырыла. Башта Яңагышта авыл халкы белән очрашу, музейга сәяхәт, герой бюстына чәчәкләр салу, тарихи-мәдәни чаралар уздырылачак. Шул ук көнне батырның каберенә барып зират кылу, район үзәге Мишкәдә батырга һәйкәл ачу чарасы көтә. Рейхстаг башына байрак кадаган Гази Заһитов сынландырылган һәйкәлне ачу үзәк чара булыр. Бу көнгә мишкәлеләр дә, бөтен Башкортстан халкы да Гази Заһитовка Герой исеме рәсми рәвештә бирелер дип ышана, чөнки якташыбызның батырлыгын рәсми тану турында үтенеч белдереп, Республика Башлыгы исеменә хат тапшырылды”.

Гази Заһитовка Герой исемен бирү турында ходатайствоның республика җитәкчелегенә тапшырылуы турында Башкортстан республикасы ветераннарының иҗтимагый оешмасында да расладылар.

 

Һәйкәл булып басты каһарман (2)
Һәйкәл булып басты каһарман (2)
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: