Барлык яңалыклар

Утлар-сулар кичкән

Картәтием Рәхимҗан Габдракипов та җиңүгә үз өлешен керткән.

Автор фотосы
Фото:Автор фотосы

Һәр җиңү көне минем өчен бик кадерле бәйрәм, шуңа күрә һәр яз саен аны дулкынланып көтеп алам. Шушы Бөек Җиңүгә минем картәтием дә үз өлешен керткән. Картәтиемнең көчле рухын, кыюлыгын үземдә тоям төсле. Шулай да тормыштагы кыен хәлләрдә югалып калмаска, бары тик алга барырга дигән максатчанлык белән аңа ошарга тырышып яшим. Кадерлем бүген син арабызда күптән юксың. Ә бит кайчандыр илгә дошман аяк баскач, син корал тотып, безнең тыныч киләчәгебез һәм имин яшәвебез хакына үз гомереңне аямыйча көрәшкәнсең. Сиңа куркыныч булгандыр, ләкин син үз Ватаныңны һәм гаиләңне яраткансың, шуңа күрә дошманнар белән аяусыз сугышкансың. Кадерле картәтием кыюлыгың, батырлыгың өчен рәхмәтлемен, мин синең белән горурланам.

Тормыш биографиясенә килгәндә, Рәхимҗан Миргалимҗан улы Габдракыйпов Илеш районы Базы-Куян авылында туган. Аңа кече яшьтән үк ятимлек ачысын татырга туры килә. Әтисез һәм әнисез калып, апасы тәрбиясендә үскән кадерле кешем тырышлык һәм уңганлык сыйфатларына ия була. Шушы авыл сылуы картәнием Фәрәхия Сәхибгәрәй кызы белән танышып, сөйгән ярлар кавыша. Гаилә учагы кабызып, бәхетле нигез корып ятканда, картәтием 1939 елның сентябрендә армия хезмәтенә алына. Хәрби-диңгез флотында хәрби бурычын үтәгән чорда Бөек Ватан сугышы башланып, аңа кулына корал алып, Японнардан илебез чиген саклау бурычы төшә. Сугышның беренче көннәреннән үк - фронтта. Туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәт аны Ватан өчен көрәшергә чакыра. Ул үз-үзен аямыйча көрәшә, күп иптәшләрен үлем тырнагыннан коткарып кала.

Ул башта 70нче, арытаба 373нче укчылар полкында снайпер бүлеге командиры, рота старшинасы була. Һәрчак сугышның алгы сызыгында, авыр участокларда, яуда катнаша. Еш кына дошман тылына чыга, үлем белән күп тапкырлар күзгә-күз очраша һәм иң авыр хәлләрдә дә югалып калмый. Бервакыт, аның кораблендә дошман утыннан янгын чыгып, суга бата башлый. Шул вакыт яугир кыюлык күрсәтеп, биредә булган хәрби коралларны ярга алып чыга, аларны саклап кала.

Шулай ук картәтием 1944 елда коммунистлар партиясенә алынып, гомере буе аның идеологиясенә тугры кала. Газиз кешем өлкән сержант званиесендә запаска җибәрелеп, 1946 елның декабрендә генә туган ягына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.

«Күрсәткән хәрби батырлыклары өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре, шулай ук башка бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Тыныч тормышта аны 7 ел буе көтеп алган картәнием белән алар күркәм, үрнәкле гомер юлы үтеп, өч бала карап үстерәләр. Сугыш җәрәхәтләре 1973 елда аны мәңгелеккә бу дөньядан алып китә. Агымдагы елның 15 октябрендә аңа 106 яшь тулыр иде. Кадерлемне һәрчак искә алып, аның оныгы булуына горурлык хисе кичереп яшим.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: