Җиңү көне минем өчен бик кадерле бәйрәм, шуңа аны һәр яз саен дулкынланып көтеп алам.
Шушы Бөек Җиңүгә минем картәтием дә үз өлешен керткән. Картәтиемнең көчле рухын, кыюлыгын үземдә тоям төсле. Тормыштагы кыен хәлләрдә югалып калмаска, бары тик алга барырга дигән максатчанлык белән аңа охшарга тырышып яшим. Бүген ул арабызда күптән юк. Ә бит кайчандыр, илгә дошман аяк баскач, кулына корал тотып, безнең тыныч киләчәгебез һәм имин яшәвебез хакына үз-үзен аямыйча көрәшкән. Кадерле картәтием белән горурланам.
Тормыш биографиясенә килгәндә, Рәхимҗан Миргалимҗан улы Габдракыйпов Илеш районы Базы-Куян авылында туган. Аңа кече яшьтән үк ятимлек ачысын татырга туры килә. Әтисез һәм әнисез калып, апасы тәрбиясендә үскән кадерле кешем тырышлык һәм уңганлык сыйфатларына ия була. Шушы авыл сылуы – картәнием Фәрәхия Сәхибгәрәй кызы белән танышып, кавышалар. Гаилә учагы кабызып, бәхетле нигез корып ятканда картәтием 1939 елның сентябрендә армия хезмәтенә алына. Хәрби-диңгез флотында изге бурычын үтәгән чорда Бөек Ватан сугышы башлана. Аңа, кулына корал алып, японнардан илебез чиген сак-лау бурычы төшә. Сугышның беренче көннәреннән үк – фронтта. Ул үз-үзен аямыйча көрәшә, күп иптәшләрен үлем тырнагыннан коткарып кала. Ул укчылар полкында снайпер бүлеге командиры, рота старшинасы була. Һәрчак сугышның алгы сызыгында катнаша. Еш кына дошман тылына чыга, үлем белән күп тапкырлар күзгә-күз очраша һәм иң авыр хәлләрдә дә югалып калмый. Бервакыт, аның корабле, дошман утыннан янгын чыгып, суга бата башлый. Шул вакыт яугир кыюлык күрсәтеп, биредә булган хәрби коралларны ярга алып чыга, аларны саклап кала. Шулай ук картәтием яу кырында – 1944 елда коммунистлар партиясе сафына баса, гомере буе аның идеологиясенә тугры кала.
Газиз кешем, өлкән сержант званиесендә запаска җибәрелеп, 1946 елның декабрендә генә туган ягына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. «Күрсәткән хәрби батырлыклары өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре, шулай ук башка бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Картәнием белән алар күркәм, үрнәкле гомер юлы үтеп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыш җәрәхәтләре 1973 елда аны мәңгелеккә бу дөньядан алып китә. Агымдагы елның 15 октябрендә аңа 106 яшь тулган булыр иде. Кадерлемне һәрчак искә алып, аның оныгы булуына горурлык хисе кичереп яшим.
Ильфира Нигъмәтуллина.
Илеш районы,
Югары Яркәй авылы.