Барлык яңалыклар

Уфада Җиңүнең 79 еллыгы хөрмәтенә парад узды

Бәйрәм тантаналы шартларда үтте.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

9 майда Уфаның Октябрь проспектында Уфа территориаль гарнизоны хәрбиләре һәм көч структуралары учреждениеләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, уку йортлары курсантлары һәм кадетлары тантаналы рәвештә узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана.

Кунак трибуналарында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары катнашты.

Ветераннарны, парадта катнашучыларны һәм республика халкын Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: