Тынычлыкка, аклыкка...
Кырык бишнең язы безгә
Кадерледән-кадерле.
Җиңү алып килгәнгә ул,
Иркәлидер хәтерне.
Еллар аша кешелеккә
Илем эндәшә сыман:
“Гаепсезгә башын салды
Җиргә егерме миллион”.
Бәлки, әле күбрәктер...
Сугыш упкын белән бер.
Гомерләр белән түләнде,
Чөнки Ватан – бердәнбер!
Совет солдатының даны
Урап чыкты Җир шарын.
Ул бүген дә югалтмаган
Әһәмиятен, данын.
Сызып кына атып булмый,
Яшибез шуны аңлап –
Кем тыгылдырган фашистны,
Үз өнендә каезлап.
Онытырга мөмкинме соң
Ул кадәр вәхшилекне?
Югалткан гына намусын
Аклар әшәкелекне.
Дәрәҗәсе бу Җиңүнең
Булсын һәрчак югары.
Фашизмга тәмугтан да
Хәтәрерәк юл ары.
Тик ятмый ул, әкрен генә,
Сизәсездер, калкына.
Боламык ясап тарихны,
Йотарга дип, алына.
Әллә ни кыра алмассың,
Уйлаганың да хата.
Аяк астыңда бабамның
Эзе ярылып ята...
... Яз бөреләнә, яшәрә,
Күңел тула шатлыкка.
И, дөнья, яшә күмелеп,
Тынычлыкка, аклыкка!
Люция Әблиева.