9 май – Җиңү көне... Бүген яшь буын өчен ул – Хәтер көне. Ничек кенә атасак та, бу көн сугыш хатирәләре белән бәйле көн.
Әйдәгез, бер минутка тын калыйк. Сугышта ятып калган ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның рухларына тынычлык телик.
Тын калыйк... Тылдагы бөтен авырлыкларны, ачлык-кимсенүләрне җиңеп, балаларының гомерен саклап калу өчен зур авырлыклар алдында да баш имәгән әбиләребез алдында баш иик.
Тын калыйк... Суык окопларда бар саулыгын югалтып, аяксыз-кулсыз калып та илне җимереклекләрдән күтәргән, бүгенге шатлыклы көннәргә килеп җитә алмый, яу яраларыннан, авырулардан үлеп калган сугыш ветераннарын хәтергә алып, тын калыйк. Бер минутка...
Каһәрле сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Күпме әниләр – улсыз, балалар – әтисез, кызлар – сөйгән ярсыз, хатыннар ирсез калган. Яуда ятып калган солдатлар һәйкәлләр булып, аккошлар булып кайттылар туган якларына.
Тоташ ил буенча 27 миллион кеше корбан булды. 1710 шәһәр, 70 меңнән артык авыл яндырыла. Безнең Башкортстаннан сугышта 700 меңнән артык яугир катнашып, шуларның 300 меңнән артыгы яу яланында ятып кала. Алар арасында – безнең картәтиләр, картәниләр, туганнарыбыз.
***
Без дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә Җиңү бәйрәме турында күп сөйләштек, шигырьләр ятладык. Картәтиләрнең фотосурәтләреннән “Хәтер стенасы” эшләдек.
Минем карт картәтием Гайнетдинов Миңнехан Әхмәтгәрәй улы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Аны иң беренче көннән үк сугышка алганнар. Ул шофёр булып хезмәт иткән. Ленинград блокадасы вакытында шәһәргә ризык ташыган. Күп тапкырлар гомере куркыныч астында калган, берничә тапкыр җәрәхәтләнгән, әмма исән калган. Сугыш тәмамлангач, кыю солдат туган ягына кайтып, колхозда эшләвен дәвам иткән. Мин карт картәтием белән горурланам.
Илназ ХӘМИДУЛЛИН.
***
Минем карт картәтием Мөхәррәм Дилмөхәммәт улы Вәлиев 1922 елның 1 августында Кыйгы районы Түбәнге Кыйгы авылында туган. 1942 елда 19 яшендә фронтка алынган. Сугыш тәмамлангач та, 1945-1948 елларда хәрби хезмәтен дәвам иткән. 1948 елда туган якларына кайтып, колхозда эшләгән. Карт картәтием карт картәнием Мәрзия белән гаилә корып, ун бала тәрбияләп үстергәннәр.
Картәтиемнең сугышчан юлы орден-медальләр белән билгеләнгән. Әмма сугыш яралары эзсез үтмәгән, Мөхәррәм картәтием 1998 елда 76 яшендә вафат булган.
Мин картәтием белән, аның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән горурланам!
Ясминә ГАБДРАХМАНОВА. 84 санлы Татар гимназиясе.
Уфа шәһәре.