Җиңү көне – безнең өчен иң кадерле, иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Инде җитмеш тугыз ел үтсә дә, аның әһәмияте һич кимеми, киресенчә, арта гына бара. Артык кыйммәткә төште шул безгә ул җиңүнең бәясе. Ул миллионнарның гомерен корбан итү бәрабәренә яулап алынды.
Сугыш... Бу сүз үз эченә мәңге бетмәс күңел яраларын, чәлпәрәмә килгән кеше язмышларын, чәчәк тә атарга өлгермичә калган гомерләрне, мәңге яралы мәхәббәтне, ятимлек көйдереп алган миллионнарча гаиләләрне, ачлык-ялангачлыкны һәм ачы күз яшьләрен ала. Бу шомлы сүзне әйтү белән ут-ялкын, кайгы, үлем, михнәт, ерткычлык, изү, залимлек, вәхшилек, көчләү күз алдына килеп баса. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу каһәр суккан афәт. Әгәр уйлап карасаң, илебездә шушы сугыш афәте тәрәзәсен какмаган, ишеген каермаган бер генә гаилә дә юк бит. Ил, җир яралары төзәлсә дә, йөрәктәгеләре һаман сыкрый. Сугыш михнәтен кичергәннәрдә, сабый килеш ятим калганнарда, тол хатыннарда. Хәтта сугыш ветераннарының оныкларында да бар ул яралар. Кара кайгы ишек какмаган бер генә йорт та калмагандыр ул. Башкортстаннан 700 меңнән артык якташыбыз, чиксез батырлык һәм чыдамлылык үрнәкләре күрсәтеп, фронтларда сугышты. Шуларның 320 меңе һәлак булды, 278 хәрбигә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 35 кеше – Дан орденының тулы кавалеры. Башкортстанда оештырылган хәрби берләшмәләр Бөек Ватан сугышының хәлиткеч алышларында үзләрен сүнмәс данга күмделәр. Оборона сәнәгатендә эшләр өчен 140 мең кеше мобилизацияләнә. Тыл эшчәннәре фронтның ышанычлы таянычына әверелде. Иң авыр шартларда да алар сугышчыларны корал һәм хәрби техника, сугыш кирәк-яраклары һәм җиһазлары, азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итте.
Бу коточкыч сугыш утында чыныккан ветераннарыбызның илне үстерүгә керткән өлешен беркайчан да онытмаячакбыз. Әле булса алар сугыштан кайткач төзелгән предприятиеләрнең файдасын күрәбез.
Вакыт үзенекен итә, Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр каһарманнар сафы елдан-ел сирәгәя. Безнең гомум бурыч – үткәннәрнең истәлеген саклау, безнең белән бергә яшәүче фронт һәм тыл ветераннарын, Җиңү хакына һәлак булучыларның тол калган хатыннарын һәм гаиләләрен игътибар һәм хәстәрлек белән чолгап алу. Бүген инде тыл ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Еллар һәм тагын дистәләрчә еллар үтәр, ләкин 1945 елның 9 мае халык күңелендә, тарихта сакланачак. Чөнки без батырларыбызны онытмыйбыз һәм ХХ гасырның иң коточкыч сугышы корбаннары алдында баш иябез.
Аларга рәхмәтле булып, ирешелгәненә шөкер кылып бүгенге буынга тыныч кына гомер кичерәсе иде дә, тик... Менә ике елдан артык инде Украина территориясендә махсус операция бара.
Совет иленең элеккеге республикаларының күпчелегендә халык май башыннан Бөек Җиңү рухы белән яши. 5 май көнне хәтта фашизмның башлангычы булып торган Германия һәм Испания дәүләтләрендә “Үлемсез полк” акциясе үтте, совет солдатларына хөрмәт күрсәтелде. Шул ук вакытта Украина дәүләтендә бүген бөтенләй башка манзара һәм ул күбрәк фашизм чәчәк аткан заманнарга кире әйләнеп кайтуны хәтерләтә. Бүген Украина хакимияте үзен Германия СССРга бәреп кергән вакытта тулысынча фашистлар яклы булмаганы өчен үкенгән сыман тота. Милләтчеләр һәм неонацистлар кулы белән ул халкын да шуңа инандырырга омтыла. Русиядә хәтер билгесенә әверелгән сарылы-каралы буйлы Георгий
тасмасына Киевның мөнәсәбәте хәзер үгезгә кызыл тукыманың тәэсиренә охшаш. Аларны таккан кешеләрне гомерлеккә төрмәгә ябу яки үлем җәзасына тарттыру өндәүләре яңгырый хәтта. Моның өчен кимсетү һәм тукмап китү очракларын сөйләп торасы да түгел. Украинада бүген үз ирекләре һәм хокуклары өчен көрәшергә тырышучылар – сепаратистларга, ә Русияне яклап авыз ачучылар халык дошманнарына әверелә дә куя. Болар барысы да Киевның җитәкче вазифаларын биләүчеләрнең фашизм яклы булуларын дәлилләп тора.
Хакимиятнең исәбе – үз халкын көчләп булса да үз сукмагына бастыру, тарихларын оныттыру, гомер бакый иңгә-иң терәшеп гомер кичергән күршеләреннән ваз чиктерү. Фашист ялчылары булып йөргән полицайларны Украина дәүләтенең милли геройларына әйләндерделәр. Дистәләгән миллион гаепсез халыкларны җәзалаган, концентрацион лагерьларда яндырган һәм үзләреннән соң меңнәрчә җимерек шәһәрләр һәм авыллар калдырган гитлерчылар һәм эсэсовчылар каберләренә чәчәкләр салалар, алар хөрмәтенә мемориаль такталар куялар. Боларны миллионнарча сугыш корбаннарының якты истәлеген мәсхәрә итү дип кенә бәяләргә була.
Бүген фашизм идеологиясен алга сөргән милләтчеләр Украина дәүләте белән идарә итә, үз халкын да жәлләми тупка тота, ирексезләп, Украина хәрби көчләре сафына бастыра һәм Русиягә каршы сугышка ташлый. Сугыш утына керергә теләмәүчеләрне атып үтерәләр. Моның өчен милләтче һәм неонацистлардан торган махсус отрядлар оештырдылар.
1945 елның 9 мае – Бөек Җиңү көне. Фашистик режим тулысынча җимерелде дип бар дөнья халкы шатланган иде. Кызганычка каршы, чынлыкта, барысы да алай гади генә түгел шул. Бүгенге вәзгыять фашизм тамырының тулысынча корытылмаганлыгын исбатлый. Корыр иде ул, әгәр фашизм тамырына су сибеп, аны яңартырга теләүчеләр булмаса. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң “СС “Галичина” дивизиясенең 11 меңгә якын милләтче сугышчылары Канада дәүләтендә сыену урыны таба һәм украин милләтчеләре үзәгенең берсенә әверелә. Аларның көчле үзәккә әверелүен СССР таркалганнан алып күреп киләбез. Нәкъ алар Украинага кире кайтып, янә нацизм идеологиясен тергезергә керешә. Соңгы елларда Украинада алып барылган вәзгыятькә байкау ясасак, аларның нинди идеологик көчкә ия булуларын күрәбез. Сугыштан соң качып киткән фашист ялчыларының балалары һәм оныклары бүген килеп нацизм орлыклары чәчә.
Шуңа да махсус хәрби операция башлангач, Канада дәүләтенең Украинага акчалата һәм хәрби корал белән ярдәм итүчеләрнең беренче рәтендә булуына аптырарлык түгел. Бу хәлгә аларның дистә еллар буена әзерләнгәнлеге көн кебек ачык. 1950-60нчы елларда Совет Хөкүмәте җитәкчелеге дә милләтчеләргә карата йомшаклык күрсәтә. Алай гына да түгел, лагерьдан кайткан бандеровчыларны җитәкче органнарына тәгаенли башлый. Никита Хрущевның нацистлар калдыкларын Украинага кайтаруда зур көч салуы хакындагы күп кенә документлар бүген киң җәмәгатьчелеккә чыгарылды. Ил белән җитәкчелек итә башлагач, 1955 елның 17 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумының “Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында басып алучылар белән хезмәттәшлек иткән Совет гражданнарын амнистияләү турында” Указы дөнья күрә. Бу Указ лагерьларга, төрмәләргә, сөргеннәргә җибәрелгәннәргә генә түгел, хәтта чит илләргә качканнарга да кайтырга мөмкинчелек бирә. Чит илләргә качканнарның күбесенең АКШ, Британия һәм Германия махсус хезмәтләре тарафыннан безгә каршы идеологик әзерләнгәнлеге исәпкә дә алынмый. Шулай булгач, Украинада кайчан милләтчеләр үсеп чыккан соң дигән сорау туарга мөмкинме? Бак дисәң, үзебезнең куллар белән үстергәнбез? Ни аяныч, бүген шуның ачы җимешләрен җыярга кала.
Бүгенге көндә Русия хәрби көчләре НАТОның 32 иле һәм аларның союздашлары булган якынча 20 ил белән көрәшә дип әйтеп була. Чөнки шул кадәрле илдән төрле хәрби техника һәм корал җыелып Украинага озатыла. Русиянең чит ил эшләр министры Сергей Лавров АКШ һәм аларның союздашлары, Украинага заманча кораллар тапшырып, “ставкаларны арттыруны дәвам итәләр”, әмма Русия махсус хәрби операциянең максатларына теләсә кайсы очракта да ирешәчәк, дип ассызыклады. “Украинага төрле илләрдән килә торган барлык хәрби техника тегермәндә тарткан он кебек булачак. Киевка финанс һәм хәрби ярдәм “Украина кризисы”н озайтуга китерә. Русиягә каршы сугышучыларның котылгысыз җиңелүен бераз кичектерә генә! – диде министр.
Махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, Башкортстанда тәүгеләрдән булып легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле батальон оешып, Ватаныбыз сагына басты. Батальон сугышчылары, герой-якташыбыз кебек үк, нацизмга каршы батырларча көрәшә. Яу да 1943 елдагы кебек, нәкъ шушы ук төбәкләрдә бара бит. Республикада оешып, бүген алгы сызыкта көрәшүче башка яугирләребез дә, Русиянең Оборона министрлыгыннан белдерүләренчә, Шәйморатов эзеннән атлап, хәрби бурычларын намуслы үтиләр, батырлыклар күрсәтәләр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, алар Бөек Ватан сугышы батырларының оныклары бит. Җиңү безнең якта булачак. 1812 һәм 1945 еллардагы кебек.
Рәдиф ФӘТХИ.