Бөек Ватан сугышы ветераны, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның авылдашы Риза Хаҗгали улы Хәкимовның балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Ул Илеш районы Иләкшиде авылында туып-үсә. Бишкурай җидееллык мәктәбен тәмамлаган елда илгә афәт килә. Сугыш башлану хәбәрен алгач, уку да онытыла, киләчәккә өмет итеп корылган яшьлек планнары да җимерелә. Колхозда ирләр башкарырдай эшләр 14 яшьлек үсмерләр иңенә төшә. Ат белән җир тырматып, җир сөреп, көлтә ташырга, тимерлектә тимерче ярдәмчесе булып та эшләргә туры килә аңа. Ачлык хөкем сөрә, шуңа күрә искергән бәрәңге - кәлҗемә, кычыткан ашап көн күрәләр.
17 яше тулгач, егет армиягә озатыла. Илеш районыннан 81 кеше Чкалов өлкәсенә юнәлә. Инде фронтка китәргә җыенган көннәрдә Бөек Ватан сугышының тәмамлануы һәм Совет иленең җиңүе турында хәбәр тарала.
-Мине 1944 елның 1 декабрендә армия сафларына алдылар. Иптәшләрем белән Чкалов өлкәсендәге снайперлар мәктәбен тәмамладым. Безнең частьны японнарга каршы сугышка әзерли башладылар, өч айдан соң автоматчы булып Япония басып алган Кытай җире — Маньчжурия чиге аша японнарга каршы сугышка кердек. Сугыш барган урын бер яклап сазлык булса, икенче яклап биек таулар иде. Миңа телефончы, авиасигналчы, коммутаторчы булып хезмәт итәргә туры килде. Бу сугыш 9 августта башланды, ә инде 2 сентябрьдә Япония җиңелде. Сугыштан соң бер еллык радиотелеграфистлар курсын тәмамладым һәм, өлкән сержант буларак, яшь солдатларны укыта башладым. Шул чорда үзебезнең частьта икееллык сәяси мәктәптә укыттылар. Җиде ел хезмәт иткәннән соң, 1951 елда өлкән сержант булып демобилизацияләнеп, туган авылыма кайттым. - дип хәтерли Риза Хаҗгали улы дәһшәтле елларны.
Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләп, туган колхозында төрле эшләр башкара. Бакалы районындагы тракторчылар курсын тәмамлап, механизатор белгечлегенә ия була. Агротехник укулар курсы оештырылгач, анда укып, авыл хуҗалыгы мастеры таныклыгы да ала. Колхозда тракторчы, хисапчы, бригадир ярдәмчесе, фермада учетчы, газ слесаре, диспетчер, колхозда янгыннан саклау начальнигы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, тынгысыз ветеран өйдә кул кушырып утырмый, авыл Советы каршындагы ветераннар оешмасы рәисе вазыйфасын башкара, шулай ук авыл тарихын барлый, мәгълүмат җыя. Туган авылы тарихы, аның данлыклы шәхесләре белән кызыксынып, аны өйрәнеп, материаллар туплаучы Риза Хаҗгали улы авылдашларының шәҗәрәләрен төзергә ярдәм итә. “Иләкшиде — еллар аша”, “Сез һәрвакыт безнең йөрәк түрендә”, “Үзебез турында” дигән китаплар авторы да. Бу 1930- 1937 елларда репрессияләнгән авылдашлары, аннан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булган иләкшиделеләр хөрмәтенә тактаташлар, легендар герой Муса Гәрәевка истәлек ташы эшләтте.
Гаилә тормышына килгәндә, Иләкшиде авылы кызы Вәсилә апага өйләнеп, күркәм пар ярты гасырдан артык бәхетле яши. Кызганычка каршы, иптәше моннан 15 ел элек мәрхүм була. Гаиләдә бер ул, ике кыз үсә. Алар һәркайсы гаиләле, оныклар шатлыгы бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә 7 онык һәм оныкач “картәти” дип өзелеп торалар.
97 яшьтә булуына карамастан, ветеран һәрчак активлыгы белән аерылып тора, дөнья яңалыклары белән кызыксынып, танышып бара. Еш кына сугыш хатирәләрен күңелендә яңарта, мәктәп укучылары белән очрашканда, оныклары кунакка кайтканда , башыннан кичкәннәрне сөйли, сугыштагы батырлыклары өчен бирелгән орден, медальләрен барлый. Ә алар җитәрлек: ветеранның күкрәген II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен”, Жуков, “Хезмәт ветераны” медальләре бизи. Баш командующий И.В.Сталинның Рәхмәтен кадерләп саклый.
Бүгенге көндә хөрмәтле ветеран яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертә, мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга йөри. Киләчәк буыннарга әйтер сүзе дә бар:
-Ата-бабаларыбызның данлы тарихы белән горурланып, алар үрнәгендә туган җиребезнең кадерен белсеннәр. Илне яратсыннар, ватанны сакларга әзер булсыннар иде.Тәртипле, акыллы булсыннар, белемгә омтылсыннар. Киләчәгебез ышанычлы кулларда икәнлегенә ышанам, - диде ветеран.
Менә шундый тормышның тәмен тоя белгән, кадерен белгән көчле рухлы ветеран белән очрашырга насыйп булды. Риза Хәкимов кебек сугыш афәтен күреп, аннан соңгы авыр елларны лаеклы кичереп, гомер көзеннән атлаучы ветераннар елдан-ел сирәгәя, шунысы аяныч. Чын мәгънәсендә, аяклы тарих дибез алар хакында. Шуңа күрә исән чакта кадерләрен белеп калсак иде.