“Җиңү көне... Күз яшьләре белән аралашкан бәйрәм” дигән җыр аеруча популяр чаклар бар иде. Чөнки сугышның бар дәһшәтен һәм Җиңүнең бар шатлыгын үзе кичергәннәр исән чорда туган иде ул җыр. Ул вакытларда 9 Май, ничектер, сәясәттән ерак торган сабантуй кебегрәк, үз, халыкчан, газиз, изге бәйрәм булды. Ул көннәрдә, урам тутырып, орден-медальле ветераннар сафы атлый иде, тантаналы очрашулар үтте. Патриотик күтәренкелек, горурлык тойгысы, ветераннарга рәхмәт хисе – барысы бергә кушылып, аерым бер тантаналы бәйрәм рухы тудыра иде.
Батырлык та, фаҗига дә...
Бүген үткәнебезне барлаганда ХХ гасырдагы иң зур казанышлардан Бөек Ватан сугышында Җиңүне һәм космоска очуны саныйлар. Дөньякүләм әһәмиятле олуг вакыйгалар болар. Бөек Ватан сугышында татар халкы да зур батырлыклар күрсәтте, символ булып киткән каһарманлык үрнәкләре бирде. Сугышның беренче аенда ук батырлык символы булган Брест крепостенда оборона оештыручы полк командиры милләттәшебез Петр Гавриловны, бәлки, бүгенге буын бик белмидер дә. Әсирлекләр аша үткән Гавриловка соңыннан Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ул СССР Югары Советы депутаты итеп сайланды.
Немецларга әсирлеккә төшеп тә, рухи каһарманлык үрнәге күрсәткән батырлар арасында татардан чыккан генерал Михаил Карбышев һәм Муса Җәлил бар. Җәлилнең рухи туганы, шагыйрь һәм офицер, полк командиры, безнең якташыбыз (Туймазы районы Төрекмән авылы егете) Хәйретдин Мөҗәй Дахау үлем лагеренда хәрби әсирләрнең яшерен оешмасында җитәкчеләрнең берсе була һәм фашистлар тарафыннан шул эшчәнлек өчен һәлак ителә.
Әдип һәм солдат Хәйретдин Мөҗәй әсирлеккә төшкәч тә «Сугыш язмалары»н язуын дәвам итә (бәлки, «Әсирлек язмалары»дыр?). Бу хакта без моннан шактый еллар элек Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылыннан булган Сәлим Хафизов белән сөйләшкән идек. Дахау лагеры янында гадәти хәрби әсирләр лагеры Моосбургта очраша алар. Шунда Мөҗәһит якташларын эзли, Сәлим белән табышкач, бер үк нарларда урнашалар. Лагерьны чехлар саклый. Аларның командиры русча белүче полковник Х. Мөҗәй һәм Сәлим торган фанера һәм плащ-палаткалардан корылган бүлмәгә килә торган була. Ике каска ризык та алып килә чех офицеры. Хәйретдинов белән алар шахмат уйный. Шунда чех: «Ты – полковник, я – полковник, мы – солдаты должны уважать, понять друг-друга», – дигәнрәк сүзләрне кабатлый торган була. Гадәти хәрби лагерьда шартлар алай ук начар да булмый: әсирләр дуңгыз фермасында эшли һәм еш кына күгәрә башлаган сыр түгәрәкләрен үзләре белән алып та кайта торган булганнар.
Бервакыт лагерьны саклаучы чехларны немецлар алыштыра. Һәм шул чакта Хәйретдин Мөҗәй Сәлимгә: «Син – молокосос, сиңа берни булмас, илгә кайтырсың, ә безгә моннан чыгу – юк! Менә бу блокнотны илгә алып кайт, Куйбышевта яшәүче хатынымны эзләп тап һәм аңа тапшыр. Өйдә биш пар яхшы офицер итекләре бар. Шуларның берсен үзеңә ал, төсем итеп тотарсың”, – ди. Сәлим Хафизов әйтүенчә, блокнотта «без күргәннәр» язылган була.
Чыннан да, озакламый өлкән офицерларны үлем лагерына – Дахауга озаталар. Сәлим блокнотны бик кадерләп саклый, ләкин бер тентү вакытында ул немецлар кулына эләгә, һәм алар блокнотны Сәлимнең шәхси эше папкасына салып куялар. Аның номеры да билгеле. Бу хакта мин күренекле эзтабар-галим һәм язучы Рафаэль Мостафинга сөйләгән идем. Ул: «Эзләтергә кирәк, ул архивлар бездә булырга мөмкин”, – дигән фикерне әйткән иде. Кем белә: сугыш чорында сугыш хакында бар ачы хакыйкатьне ачкан «Сугыш көндәлеге» кебек үк, әсирлек дөреслеге хакындагы язмаларның да табылу ихтималы юк түгел.
Әсирлек темасын дәвам итеп, инде күптән билгеле бер шәхескә игътибарны юнәлтәсе килә. Ул – М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н Франциядән Ватанга алып кайткан якташыбыз, Благовар районы Яңа Каргалы авылы егете, сугышка кадәр Татарстанның Саба районында адвокат булып эшләгән данлыклы морза Терегуловлар нәселеннән булган Нигъмәтулла Терегулов. Билгеле булуынча, М. Җәлилнең ике блокноты илгә кайта. Алып кайтучылар: совет илчелегенә тапшырган Бельгия антифашисты Андре Тиммерманс һәм Татарстан язучылар берлегенә тапшырган Нигъмәт Терегулов.
Уфаның Свердлов урамындагы заманында Габдулла Тукай тукталган йортның 5 санлы фатирында яшәүче Мөкәррәмә апа Нигъмәт Терегулов Алкин лагеренда фильтр аша үткәнче, ягъни айга якын «Моабит дәфтәре»н саклый. Соңрак ул аны энесе Нигъмәткә кайтара. «Энем белән озак эзләдек, диванның бик яшерен почмагына куйганмын, көчкә таптык», – дип хәтерләгән иде Мөкәррәмә апа. Уфада Тукай һәм Муса Җәлил исеме белән бәйле тарихи йорт ул.
Горурлык сәхифәләре
Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман милләттәшләребез хакында яңадан-яңа мәгълүматлар туплана бара. Профессор, полковник, фәннәр докторы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Стәрлебаш егете Зәки ага Зәйнуллин татардан чыккан хәрби башлыклар хакында «Татар ир-егетләре» исемле китабын бастырды. Анда Ватан сугышының әлегә кадәр билгесез фактлары хакында кызыклы мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Сталинград һәм Белоруссиядәге «Багратион» операцияләрен әзерләүче Генераль штаб начальнигы, армия генералы Алексей Антонов керәшеннәрдән чыккан милләттәшебез икән. Шунысы кызыклы: генерал бик кыен шартларда икенче бер милләттәше Петр Гавриловка ярдәм кулы суза. Штаб эшенең даһие, армия генералы Алексей Антонов соңрак Варшава договорының Берләшкән Кораллы Көчләре штабының начальнигы итеп билгеләнә. Маршалларга гына бирелә торган «Җиңү» орденын алучы бердәнбер генерал Антонов Алексей Иннокентьевич була. Ул Кремль диварына җирләнә.
Штаб эше зур интеллект, акыл куәсе, аналитик фикерләүне таләп итә. Һәркемнең үз стихиясе: генерал Антонов операция планнарын картадан эшли. Ә Г. Жуков кебек фронт каһарманнары шуны тормышка ашыра. Алексей Антоновтан икенче армия генералы, якташыбыз (әтисе Чишмә районы Салих авылыннан) Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевка күчәсе килә. Хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт ага Генераль штаб начальнигының фән буенча урынбасары була. Ул – Русия Хәрби фәннәр Академиясенең президенты иде.
Туксанынчы еллар башында, үзгәртеп-кору башланган чорда Мәхмүт ага Гәрәев, Мәскәүдә «Президент-отель»дә татар генераллары һәм адмиралын җыеп, бер үзенчәлекле мәҗлес тә оештырган иде. Шул хакта Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми «Татар генераллары» дигән шигырен дә язды. Анда мондый юллар бар:
Бер карасаң, сез – халыкның,
Милләтнең горурлыгы.
Үз кешесендә күренә
Халыкның булдыклыгы.
Башка совет халкы кебек, татарлар да сугышта зур батырлыклар күрсәтә. Аларның каһарманлыклары хакында 16 татар фронт гәзитендә 300 меңләп материал басыла. 1944 елда ук геройлар хакында «Батырлар китабы» басыла. Муса Җәлилне аклау эшендә А. Фадеев, М. Шолохов һәм К. Симоновлар зур кайгыртучанлык күрсәтә. Шулай итеп, Муса Җәлил татар халкының намус
пакьлеге, йөз аклыгы символына әверелә. Бернинди шартларда да баш имәгән, түземлелек күрсәткән, гаярь милли характер ул! Шагыйрь совет патриотыннан бигрәк милли герой сыйфатларына ия, шуңа да бүген Муса Җәлил халкыбызның милли герое пьедесталына күтәрелде.
Фронтовиклар, ветераннар... Әтинең абыйсы Гомәр Ленинградны саклап һәлак була, картәтәй Габдулла Сәмигуллин дүрт авыр яра ала, Хәрби Кызыл Байрак ордены кавалеры, җизнәй Әгълам Низаевлар... Муса Гәрәев, Даян Мурзин, Мәхмүт Гәрәев, Җәлилнең көрәштәшләрен, фронтовик әдипләр Әмирхан Еники, Мостай Кәрим, Риза Ишморат, Ибраһим Абдуллин, Наҗар Нәҗми, Гыйлемдар Рамазанов, Габдулла Байбуриннарны күрергә, аларның сөйләгәннәренә шаһит булырга туры килде.
Заманында бөек Г. Тукай:
«Без сугышка юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез», – дигән иде. Һәр Җиңү бәйрәме бу хакыйкатьне тагын бер кат раслый кебек – хак әйткән шагыйрь!
Рәүф ИДРИСОВ.