Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2024, 14:30

9 май – горурлык тантанасы

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын республика зурлап бәйрәм итте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын республика зурлап бәйрәм итте. Билгеле булуынча, быел бәйрәм салюты һәм “Үлемсез полк” акциясе үткәрелмәде. Ләкин Бөек Җиңүгә лаек чаралар  югары дәрәҗәдә үтте.

Бәйрәм алдыннан 8 майда Башкортстан  Башлыгы Радий Хәбиров 72 кешегә Русиянең һәм Башкортстанның Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Орден-медальләр, мактаулы исемнәр һәи рәхмәт хатлары белән  ил сакчылары һәм һөнәри эшчәнлегендә зур  казанышларга ирешкән ватандашларыбыз бүләкләнде.

“Башкортстан” укчылар полкының бер төркем батырлары, тыл хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, дәүләт хезмәткәрләре, укытучылар, сәнгать әһелләре Башлык кулыннан бүләк алды.

 Күпләргә  билгеле театр артисты Олег Хановка Русиянең халык артисты исеме бирелде.  СВО да батырлыклары өчен Айгөл Йосыпова, Илфир Сәмигуллин, Дмитрий Калачев, Кирилл Калягин, Юрий Юдаков һәм башкалар Салават Юлаев Ордены, генерад Шәйморатов ордены һәм медаленә лаек булдылар.

Хезмәт батырлары Ирина Николаева, Радик Мозафаров, Валентин Пегов, Флюза Гафурова, Радик Рафико, Ришат Йосыпов, Массар Гарифуллин, Әнәс Сәгыйров, Гүзәл Габдрахманова һәм башкалар  дәүләт бүләкләре алды. Батырлык һәм фидакарь хезмәтнең  гадел бәяләнүе бүләк алучыларны тагын да зуррак уңыш-казанышларга  дәрт-илһам бирәчәк

9 майда Бөек Җиңү көнененә багышланган тантаналар республика җитәчелеге һәм башкаланың бәйрәм кунакларының   Совет мәйданыдагы Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салуы белән башланып китте. Бүген тарихка керәчәк вакыйга –  Җиңү паркында рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган  Башкортстанның горурлыгы, милләттәшебез  Гази Заһитовка һәйкәл ачу булды.  Республика Башлыгы Радий Хәбиров,  һәйкәлнең инициаторы һәм матди чыгымнарын күтәрүче “Башнефтегеофизика” җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм  Адыев һәм геройның энесе каһарман һәйкәленең япмасын ачты. Шулай итеп, Уфа шәһәрендә  тагын бер истәлекле тарихи һәйкәл барлыкка килде.

Уфада үткәрелгән парад  Бөек Җиңүне тагын бер кат һәркемнең хәтерендә яңартты. Анда 22 парад расчетында 1500 катнашучы трибуналар алдыннан тантаналы үтте.

Рәүф ИДРИСОВ.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: