Үзенә генә моңсу-сагышлы, шул ук вакытта гаҗәеп саф, матурлык сирпеп торган бер көн иде... Салкынча тибрәнгән җилгә, үз телләрендә генә аңлардай агачлар серләшүен, көзге хәзинәдән бушап калган иксез-чиксез яланнарның табигатькә рухи көч бирүенә сокланып, яшьлегем эзе үткән Ак таш таулары буйлап Авыргазы елгаларын иңләп, авылыма кайттым. Менә ничә еллар буе инде таныш булган сукмактан күңелем тулы ашкынулы хисләр белән, һәрбер очраган агачның якынлыгын тоеп, әти чоры кешеләренең утлы сукмагыннан авылыма кайтам. Юл буенда һәрбер үткән юлчыга изге юл теләп калган әрем үләннәренә чаклы якын миңа!
...Уйларым белән сабый чагыма кайтам, һәм мин бу юлларның тагын да озынрак булуын, уйларымның иксез-чиксез дәвам итүен телим. Нәни бер кызчыкка әверелеп, коеп яңгыр явып, күк күкрәп, яшен яшьнәгәндә ялантәпи шушы бәбкә үләннәре өстеннән чабып үтәсем килә . “Ишетәсезме, кешеләр, дөнья йөзе матур, кояшлы, бу бәхетне безгә кемнәр өләште?”– дип кычкырасы килә. Бу сорауга җир шарының һәрбер почмагыннан меңнәрчә кешеләр, минем авылдашларым да үзләренең намуслы хезмәтләре белән, чын кешеләр булулары белән горурланып җавап бирәләр.
Юллар, юллар! Күптәнме соң әле шушы юллардан мин, әтинең яхшы чаптарына утырып, хуш исле печән арасыннан җиләкләр чүпләп, бәхет дөньясына чумып, базарга барган идем. Шул вакытта миңа бик рәхәт була торган иде. Әти белән ич! Юл буе сөйләшеп барабыз, мин аның һәрбер сүзен хәтеремдә калдырырга тырышам. Басу уртасында чәчәкләр арасында җәйрәп яткан күл буена килеп туктыйбыз.
– Менә бу Дәрбәтле дигән күл инде, кызым, авылдашларның үткән тарихына шаһит күл бу, карт әтиеңнәр белән уракка, печәнгә барганда, хәл алырга, ат эчерергә туктый идек. Соңгы елларда суы азайды, кешеләр генә түгел, табигать тә олыгая, күрәсең, – дип көрсенеп куя ул. Ул үзенең уйларына чумып, мин үземчә хыял йөртеп, ары китәбез.
–Шулай, кызым, –дип сүзен дәвам итә ул,– күрәсеңме, монысы олы юл, минем яшьтәшләрне солдатка, сугышка алып киткән юл бу. Һәрбер юлга чыккан кеше, әнә теге Пәрәвәзле күленнән су эчмичә китә алмый торган иде. Гүя авыл белән хушлашасың да, туып үскән җиреңнең суын эчим дип, фуражканы тутырып эчеп җибәрәсең, бөтен кайгы-хәсрәтләрең таралып куя. Мин аның йөзенә карыйм. Аның зәңгәр күзләре моңсу да, кырыс та кебек тоела.
Сугыш! Сугыш!.. Сугышка кешеләрне алып киткән олы юл бу. Бу упкынлы, дәһшәтле сүзне дөньяда яшәгән кешеләр яңадан ишетмәсеннәр иде. Әгәр бу юлларның, кешеләргә аңлата алырлык телләре булса, ниләр генә сөйләмәс иделәр икән? Әле менә нәкъ шушы юлдан авылыма киләм. Әтинең, абыйларның, авылдашларымның яшьлек эзләре калган тарихи эздән киләм. Аждаһалы сугыш утына авылымның ир-егетләре, оясыннан укталган бөркет балаларыдай, яуга омтылды. Күпме корбаннар булды, күпме ятимнәр калды, җир-ана өстеннән канлы яшь диңгез булып акты. Без, кечкенә балалар:
– Әтиебез ник китә икән?– дип, агарып каткан әнкәебезнең итәгенә сарылып, бер безнең йорттан гына биш бала елашып калдык. Сөйгән ярларын озатып калган яшь кызлар, япь-яшь кенә апалар, улларын сугышка озаткан әнкәйләр: “Күрешергә яңадан насыйп булсын!" – дип, яулык болгап, капка баганасына сөялеп, сары сагышларына уралып карап калдылар. Сез, әтиләр, абыйлар, пар атларга утырып, саратов гармунында үзәкләрне өзеп:
Исән булсак, бер кайтырбыз,
Гәзиз ярлар, бер әйләнеп, –
дип, соңгы тапкыр су эчеп, басу капкасыннан чыгып киттегез. Үзәкләрне өзгеч тальян моңнары, кыңгыраулы атларның чабышуы, әниләрнең сулып калган йөзләре, әбиләрнең соңгы тапкыр күкрәгенә кыскан кытыршы куллары, аналарга гына хас күз яшьләре, гомергә, мәңгегә кешеләр йөрәгенә сеңеп калды. Әниләр йөрәге һәр нәрсәгә түзә белә, һәр нәрсәне күтәрә һәм гомер буе көтә ала.
Бик күпләрегез чит җирләрдә , туган яктан еракларда, билгесез солдат булып ятып калдыгыз. Әйе, без, балалар, бәхетеннәнме туган җиргә җиңү яулап, иксез-чиксез бәхет нуры булып, әти, син дә кайттың. Ә бит бер оядан сез биш бөркет, биш ялкын, биш ут булып чыгып киткәнсез.
Сугыш корбансыз булмый. Сугыштан әйләнеп кайтмаган улларын әниләр гомерләре буе көттеләр. Көзге ачы җил искәндә, кар-бураннар тәрәзә капкачларын шакыганда “Улым, кайттыңмы, бәбкәем?" дип мәрхәмәтле ана ишек ачкандыр. Кулына кара мөһерле кәгазь алгач та, өметен өзмәгәндер. Бүген кайтмаса, иртәгә кайтыр, ашымны җылыга куеп торыйм әле, кайтуына җылы булсын, дип, гомере буе өмет иткәндер. Аларның исеме үлемсез, безгә бүләк иткән тормышның җыры булып, бәхетле көннәребезнең нуры булып, һәйкәлләргә язылган. Авылым уртасында басып торган һәйкәлнең таш стенасында безнең туганнарыбызның да исемнәре язылган:
Сөләйманов Шаһинур,
Сөләйманов Баязит,
Сөләйманов Әсгать,
Сөләйманов Галикарам.
Мондый кешеләр, билгесез солдат каберләре, минем авылдашларым – санап бетергесез. Аларның исеме мәңгелек. Безнең бүгенге тормышыбызның яме, тынычлыгы өчен корбан булган кешеләр, алар – үлемсез, алар мәңге тере.
Үлгәннәрне онытырга ярамый, аларның каберләренә ихтирам белән чәчәкләр салырга, аларны хөрмәт итә белергә кирәк. Мондый кешеләр каршында без бурычлы, аларга баш ияргә тиешбез. Яңадан дөньяны өермәле сугыш ялкыны камап алмасын иде.
Лена Мөхәммәтова.
Туймазы шәһәре.