9 май - Җиңү көне
8 Май 2024, 15:45

Хәрби табиб

Күпме сугышчыны үлемнән коткарып калган, аякка бастырып, яңадан Ватан өчен изге яуга күтәрелергә ярдәм иткән ул. Санитария взводы командиры буларак, яраланган солдатларны алгы сызыктан алып чыгу, санчасть эшен оештыру, яралыларга беренче ярдәм күрсәтү һәм тылга озату да Вәсхәмәт Габит улы Садыйковның бурычы була.

Якташларының тирән ихтирамын яулаган, Төлгезбаш авылы тарихында тирән эз калдырган шәхесләр арасында Вәсхәмәт Габит улы Садыйков аерым урын алып тора. Биредә туып-үсмәсә дә, авыл халкының аңа хөрмәте, ихтирамы бик зур.

Вәсхәмәт Садыйков 1922 елда Вашьязы авылында туган, 1938 елда Кышлау-Елга җидееллык мәктәбен тәмамлаган. 1941 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм Киев хәрби-медицина училищесына укырга җибәрелә. Училище ул вакытта Киевтан Свердловск шәһәренә эвакуацияләнгән була. 1942 елның сентябрендә хәрби фельдшер белгечлеге алган Вәсхәмәт абый фронтка китә. Берникадәр Төньяк-Көнбатыш фронт составында хезмәт итә, ә 1943 елның җәендә үзәк фронт сафларында хәлиткеч алышларда катнаша. Ул хезмәт иткән 7нче гвардия армиясе Белгород-Харьков, Яссы-Кишинев операцияләрендә, Украинаны, Венгрияне, Чехословакияне азат итүгә зур өлеш кертә. Күпме сугышчыны үлемнән коткарып калган, аякка бастырып, яңадан ватан өчен изге яуга күтәрелергә ярдәм иткән ул. Санитария взводы командиры буларак, яраланган солдатларны алгы сызыктан алып чыгу, санчасть эшен оештыру, яралыларга беренче ярдәм күрсәтү һәм тылга озату да аның бурычы була. Болар барысы да шундый экстремаль шартларда зур оештыру осталыгы таләп итә.

Аның үзен бүләкләү турындагы документларыннан өзекләр: “Петтенд (Дунайның уң ягы, Венгрия) өчен барган сугышларда үзенең санитар взводы эшен бик яхшы оештырып, яралыларны сугыш яланында калдырмый, тылга озатуга иреште. Бу көнне (21.01.45) лейтенант Садыйков җитәкчелегендәге санитар взвод, ике батальонны хезмәтләндереп, яу кырыннан 42 солдат һәм офицерны алып чыкты һәм аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтте». Бу батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аңардан алда Кишинев янында барган сугышларда ул шундый ук батырлык күрсәтә. Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителә, тик югары командование аны “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкли.

Икенче бүләкләү кәгазендә шундый юллар бар: “29 марттан 30ына каршы төндә Комаром шәһәреннән (Венгрия) көнбатышта Дунай елгасын беренчеләрдән булып кичә. Шундук дошманның көчле уты астында яралыларга ярдәм күрсәтә, плацдармны киңәйтү өчен барган сугышта ярдәм күрсәтү белән беррәттән яралыларны Дунай аша чыгаруны оештыра. Бу батырлыгы өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Үзе дә 1943 елның сентябрендә каты яралана.

Сугыштан соң районыбызның төрле авылларында фельдшер булып эшли. Ә 1956 елдан аның тормышы Төлгезбаш авылы белән бәйле. Ул чакта Вәсхәмәт Садыйков хезмәтләндергән Төлгезбаш, Олы Күл, Яңа Карыш авылларында 800дән артык кеше яшәгән, шуларның 200 чамасы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар булган.

Зур тәҗрибәгә ия булган, үз эшен яратып башкарган фельдшерга авыл халкы теләсә нинди вакытта мөрәҗәгать итә һәм тиешле ярдәм ала. Нинди генә авырлыклар очраса да, Вәсхәмәт Габит улы аларны фронттагыча җиңеп чыга. Төрле мәкерле чирләргә таралырга ирек бирмәс өчен, кисәтү чаралары үткәрү, яңа туган сабыйларга патронат ярдәм күрсәтү, көне буена авыруларны кабул итү, дәвалау кебек эшләрне зур түземлелек һәм һөнәри осталык белән башкара. Юлсызлык, техника булмау сәбәпле, аңа урында хирург, стоматолог, акушер вазифаларын да үтәргә туры килә.

Авыл халкы әле булса Вәсхәмәт Садыйковны олы хөрмәт белән искә ала.

Хезмәт ветераны Луиза Мусина болай дип сөйли:

– Улым Руслан ике яшьлек чагында грипптан каты өзлекте, үләр дип кот очты. Шул вакыт Садыйков абый ярдәмгә килде, дөрес дарулар бирде, төне буе яныннан китми, саклап утырды. Улымның хәле җиңеләйгәч тә, еш килеп хәлен белеп торды. Хатын-кызларга да бик яхшы һәм дөрес киңәшләр бирә иде.

Хаклы ялдагы укытучы, хезмәт ветераны Наилә Кирәева:

– Аның кешелекле, итагатьле булуы, эшенә намуслы каравы һич хәтердән чыкмый. Кызыбыз Рәйсә кечкенә чагында “мин Садыйков абый булам” дип, гел “уколлар” кадап, “дарулар” биреп уйнады (гадәттә, укытучы балалары укытучы булып уйнаса да). Хәзер инде Рәйсә медицина фәннәре кандидаты, БДМУ доценты. Медицина өлкәсен гомерлек һөнәрләре итеп сайлаучылар шактый күп.

Сиксән алты яшьлек Мәдехия Фәттахова:

– Вәсхәмәт Садыйк улы эшен һәрчак җиренә җиткереп башкарды, кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булды. Тәүлекнең нинди вакытында чакырсаң да, килеп җитә иде. Олы Күл, Карыш авылларына җәяү йөреп эшләде. Хәзерге медпункт бинасы да аның тырышлыгы белән күчереп салынды.

Югарыда әйтелгән фикерләрне Садыйков абыйны белгәннәр һәммәсе дә хуплый.

Вәсхәмәт Садыйков 1944 елдан алып КПСС әгъзасы булды, урындагы партия оешмасы бюросы секретаре вазифасын устав кушканча башкарды. Халык арасында даими чыгышлар ясады.

Вәсхәмәт Габит улы 1948 елда Рәйхана Әбрар кызы Әбрарова белән гаилә корып, 48 ел тату, үрнәкле тормыш юлы үттеләр. Рәйхана апа озак еллар фельдшерлык пунктында санитарка булып эшләде. Бина һәрчак чиста, җылы, авырулар өчен уңайлы иде. Бәхетле гаилә дүрт балага гомер бүләк итеп, белем алырга, олы тормыш юлына басарга ярдәм итте. Өлкән кызлары Рәфилә укытучы һөнәрен сайлады, Эльза, икътисад белгечлеге алып, шәһәр хакимиятенең финанс идарәсендә баш бухгалтер булып эшләде, Гөлфия исә әтисе юлыннан китте, стоматология поликлиникасында эшли, уллары Әдис төзүче һөнәрен үз итте.

Вәсхәмәт Садыйков хаклы ялга чыккач та, кешеләргә ярдәм итүен ташламады, киңәшләр бирде, төрле халык ысулларын кулланып дәвалады. Нефтекама шәһәренә күчеп киткәч тә җиде ел яраткан хезмәтенә тугры кала, үзенең осталыгы, ярдәмчеллеге белән коллективның тирән ихтирамын яулый.

Сугыш елларында да, тыныч тормышта да үзен башкалар гомерен, сәламәтлеген саклауга багышлаган кеше турында “чын халык табибы”дибез.

Ярис Зәйдуллин.

Төлгезбаш авылы.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас