Барлык яңалыклар

Уфада 100 яшьлек сугыш ветераны, отставкадагы милиция полковнигы вафат

Бик аз калдыгыз инде сез, ветераннар...

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Кичә, 6 майда,  СССР Эчке эшләр министрлыгының  Урта Идел буе транспорт милициясенең идарәсенең Уфа милициясенең линия бүлеге начальнигының элекке урынбасары, отставкадагы милиция полковнигы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Сергей Сәгади улы Сәгадиев вафат булды. Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә берничә көн кала ул якты дөнья белән хушлашты. БР буенча Эчке эшләр министрлыгы өчен бу зур югалту.

Сергей Сәгади улы 1923 елда  Мишкә районы Чурай авылында  туган. Балачактан ук тормыш аның алдына бик күп сынаулар куйган. Үсмер чагында ул укытучы булырга хыяллана, шуңа җидеелык мәктәпне тәмамлау белән ул педагогия училищесына укыргак керә. 1941 елның июнендә Сергей Сәгади улы педучилищены тәмамлавы утрында диплом ала. Әмма күп тә үтми илебезгә фашистлар һөҗүм итә. Бу вакыйга аның киләчәккә булган планнарын үзгәртә. География һәм биология укытыр урынына яшь педагог Смоленскида укчы-пулемет хәрби училищсына укырга керә.

“Миңа 18 яшь тә тулмаган иде. Уку ярты ел дәвам итте. Соңыннан миңа лейтенант званиесе бирделәр һәм мин взвод командиры булдым”, – дип сөйләгән Сергей Сәгадиев интервьюда.

1942 елда Чебоксар укчы дивизиясе составында офицер Калинин фронтына Ржев шәһәре янына җибәрелә, анда беренче яу була. Аның җитәкчелегендәге Вввод дошман траншеяларына бәреп керә һәм алардан фашистларны чыгара. Лейтенант Сәгадиевнең яуда  иңбашы яралана, әмма позицияләрен саклап калуны дәвам итә. Нәтиҗәдә 40 фашист үтерелә, алты солдат һәм  бер офицер әсирлеккә алына. Госпитальдә дәваланганнан соң аны Мәскәү хәрби округына, оборона зонасына җибәрәләр, анда ул артиллерия взводы командиры була. Башкала читендә Сәгадиев 1944 елның ноябренә кадәр хезмәт итә, безнең гаскәрләр немецларны тулысынча кырып бтерегәнче. Аннары Белоруссия фронтына җибәрелә. Пулемет-артиллерия батальоны составында Көнчыгыш Пруссия территориясендә сугыша һәм күптән көтелгән Җиңүне анда  каршы ала.

Сугыштан соң, белем буенча укытучы буларак, ул үзен бу һөнәрдә сынап карарга тели. Әмма язмышы башкача була.  1947 елдан 1952 елга кадәр Сергей Сәгадиев СССР Дәүләт хәвефсезлеге министрлыгының Ровно шәһәрендә тимер юл транспорты сагында хезмәт итә. 1953 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы берләшкәннән соң, Дәүләт хәвефсезлеге министрлыгының транспорт сагының  Баш идарәсе юкка чыгарыла. Сәгадиев туган якларына күченеп кайта һәм милициягә урнаша. 30 ел хезмәт итә.  

Ватан һәм эчке эшләр министрлыгы алдындагы хезмәтләре өчен Сергей Сәгадиев I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм күпсанлы ведомство бүләкләре белән бүләкләнә.

“Өмет” гәзите  Сергей Сәгадиевның туганнары һәм якыннарының ачы кайгысын уртаклаша.

Әйе, бик кызганыч, еллар үтү белән ветераннарыбызны бармак белән генә санарлык. Әмма без сезне һәм сезнең батырлыгыгызны онытмабыз.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: