Барлык яңалыклар

Атлар да елый

Яу кырында калган байталларның Кешнәүләре колак төбендә...  

Атлар да елый
Атлар да елый

Кырык бернең җәе искә төшә,

Тугайлардан атлар кайтканда.

Кешеләр генә түгел, ул елны бит

Армиягә китте атлар да.

Аларга да җиңел булмагандыр

Соң кат күрү туган җирләрне.

Кемдер шунда:

«Атлар елый»... - диде

Һәм үзе дә үксеп җибәрде...

Йөрәккә кан сауган ул көннәрне

Оныта алмыйм менә бүген дә.

Яу кырында калган байталларның

Кешнәүләре колак төбендә.

Рәшит Гәрәй.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: