Барлык яңалыклар

Яудан парадка кайттылар

Хәрби техника музеенда үзебезнеке генә булмый.

Яудан парадка кайттылар
Яудан парадка кайттылар

Хәрби техника музеенда үзебезнеке генә булмый.

 

 

– Быел махсус хәрби операциядә катнашучы «Башкортстан» полкы  яугирләре тантаналы шартларда беренче тапкыр Октябрь проспектыннан узачак, – диде Ирек Сәгыйтов.

Аннары Бөек Ватан сугышы еллары хәрби техникасы һәм заманча хәрби техника колоннасы уза.

Парадны кече авиация вертолётлары һәм самолётлары төгәлләячәк.

Аннан тыш,  Ленин урамында 8-10 май көннәрендә уфалылар һәм башкала кунаклары өчен ретро-техника белән танышу мөмкинлеге булачак.

Рус драма театры янында Красногорск музееннан китерелгән хәрби техника куелачак.

 Уфа шәһәре мэры  Ратмир Маүләвиев белдерүенчә,  9 май көнне Рус Дәүләт драма театры каршындагы мәйданда  13–19  сәгатьләрдә бәйрәм концерты узачак.

Барлык районнарда, шәһәрләрдә дә бәйрәм концертлары, бәйрәм программасы, “Солдат боткасы” акциясе оештырылачак.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: