Барлык яңалыклар

Парад буламы?

Анда кемнәр катнаша?

Парад буламы?
Парад буламы?

Анда кемнәр катнаша?

 

Җиңүнең 79 еллыгына багышланган төп чаралар Русия Герое генерал-майор Миңлегали Шәйморатовның һәйкәленә чәчәк салудан башланачак.

Бу тантаналар Совет мәйданында, 10:00 сәгатьтә башлана.

10.40 минутта Җиңү паркында мемориаль комплекста Мәңгелек ут янында чәчәкләр салыначак.

Шуннан соң паркта тантаналы шартларда Гази Заһитовка һәйкәл ачылачак.

Уфада уздырылучы Җиңү көненең төп чарасы –Октябрь проспектында узачак хәрби парад. Ул 12:00 сәгатьтә башлана.

Анда 22 парад расчёты,Уфа территориаль гарнизоны хәрбиләре, хәрби хәрәкәтәләр ветераннары, уку йортлары курсантлары, кадетлар катнаша.

Шулай ук, Муса Гәрәев исемендәге очучылар әзерләү башлангыч мәктәп-интернаты кадетлары, “шәйморатовчылар”, диңгез пехотасы сыйныфлары укучылары Русия, Башкортстан, Уфа шәһәре флагларын һәм Җиңү Байрагын күтәреп узачак.

Фото: ufa.mk.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: