Барлык яңалыклар

Җәмәгатьчелек тәртибен кем саклый?

Безнең иминлек өчен кемнәр җаваплы?

Җәмәгатьчелек тәртибен кем саклый?
Җәмәгатьчелек тәртибен кем саклый?

Безнең иминлек өчен кемнәр җаваплы?

 

Бу хакта бүген ЦУРда узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов хәбәр итте.

- Эчке эшләр органнарының 4000нән артык хезмәткәрен, ЧОПның 400гә якын хезмәткәрен һәм хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый берләшмәләрнең һәм оешмаларның 800дән артык вәкилен җәлеп итү планлаштырыла. Чаралар үткәрү белән бәйле оператив хәл катлауланса, резерв составында 800дән артык эчке эшләр бүлеге хезмәткәре һәм 50гә якын "Росгвардия" хезмәткәре әзерлекле торачак, — дип хәбәр итте Ирек Сәгыйтов.

Вандализм актларын булдырмау өчен республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре башлыкларына Хәрби Дан, Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган һәйкәлләрне һәм алар җирләнгән урыннарны саклауны оештыру йөкләтелгән. Визуаль контроль өчен «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексының видеокүзәтү камералары кулланылачак.

Фото: мвд.рф

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: