Барлык яңалыклар

Чишмә волонтерлары елга ярларын чистартты

Табигатьне саклау - безнең бурыч! 

Чишмә волонтерлары елга ярларын чистартты
Чишмә волонтерлары елга ярларын чистартты

Чишмә районы Чишмә авылында Халыкара Җир көненә багышланган ел саен үткәрелә торган «Чиста яр» язгы экологик акциясе үтте.

Чараны Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Экология» милли проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында оештырдылар. Чүп капчыклары һәм савытлар белән акциядә катнашучылар – Җиңү волонтерлары һәм Яшь гвардиячеләр, шулай ук «Ышаныч» яшьләр үзәге активистлары һәм педагоглары Карамалы елгасы ярына юл тоттылар.

Экологик акциядә катнашу яшьләр үзәге өчен яхшы традициягә әверелгән. Елына ике тапкыр, яз һәм көз айларында, Үзәк активистлары битараф булмаган кешеләр белән бергә ярларны тәртипкә китерергә чыгалар.

Табигатьне саклау, яклау - безнең бурычыбыз!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: