Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Куйбышев тимер юлында оештырылган «Җиңү паровозы» ретро-составы Уфага килде.
Ретро-составны каршы алу буенча тантаналы чарада шәһәр хакимияте, иҗтимагый оешма вәкилләре, ветераннар, тимер юлчылар һәм аларның гаилә әгъзалары, мәктәп укучылары һәм студентлар, республика халкы һәм кунаклар катнашты.
Состав башында бәйрәмчә бизәлгән «Лебедянка» паровозы бара, ә поезд составына хәрби техника белән платформалар, шул исәптән Бөек Ватан сугышы вакытында һәм «Үлемсез полк» пассажир вагоны кертелгән.
Уфада чара кунаклары өчен бәйрәм концерты оештырылды, кыр кухнясы эшләде. Шулай ук вокзалда «Георгий тасмасы» акциясе узды. Быел "Җиңү паровозы" магистральнең 11 станциясендә тукталыш ясаячак.