Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
28 апрель , 10:35

Бөек Ватан сугышы ветераннары такси хезмәтеннән бушлай файдалана ала

Дүртенче ел "Яндекс. Такси-ветераннарга" проекты гамәлгә ашырыла.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстанда инде дүртенче ел «Яндекс.Такси-ветераннарга" проекты гамәлгә ашырыла. Бушлай сәяхәтләрдән айга дүрт тапкыр Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына, элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән кешеләр файдалана ала.

- Социаль проект Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан старт алган иде һәм 3 елдан артык вакыт эчендә анда 2 меңгә якын ветеран катнашты. Такси хезмәтләреннән ветераннар республиканың Яндекс.Такси йөргән зонасында урнашкан шәһәрләрендә бушлай файдалана ала.Ветераннарны озатып йөрүче туганнары өчен дә сәфәр, әлбәттә, бушлай, - дип сөйләде БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Ветеран өчен такси заказ бирү алгоритмы гадәти ысуллардан аерылып тора. Киләчәк сәяхәт турында алдан 8 800 775 00 14 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк (шалтырату бушлай). Гаризаны Республика социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре кабул итәчәк, аннары маршрут теркәлә һәм гариза "Яндекс такси" кушымтасында рәсмиләштерелә, комментарийларда клиентның физик хәле күрсәтелә. Автомобиль билгеләнгәннән соң мәгълүмат заказчыга тапшырыла. Республика социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «кайнар линия»сенә шалтыратулар эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Ветераннар өчен хезмәт бәйрәм ял көннәрендә дә булачак: 28 апрельдән 12 майга кадәр 8 800 775 00 14 телефоны буенча гаризалар 10 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: