9 май - Җиңү көне
27 апрель 2024, 04:56

97 яшендә дә машинада җилдерә (Видео)

Габдрәшит Әгълиуллин Талач авылында гомер кичерә. 

97 яшендә дә машинада җилдерә (Видео)97 яшендә дә машинада җилдерә (Видео)
97 яшендә дә машинада җилдерә (Видео)

Стәрлетамак районында бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветеранына 97 яшь тулган. Районның Мактаулы гражданины Габдрәшит Әгълиуллин Талач авылында яши.

Аны 1944 елда хезмәткә чакыралар. Ул вакытта 17 яшьлек Габдрәшит абыйсы белән генә яшәгән, чөнки бәләкәй чагында әти-әнисен репрессияләгәннәр.

1945нче елда әле солдат өенә катмый, хезмәт юлын Япониядә дәвам итә. Туган ягын, Стәрлетамак районын аңа 1951 елда гына күрергә насыйп була.

Габдрәшит Хәмит улының гомере һәм язмышы Талач авылы белән бәйле. Шунда гаилә кора, тормыш иптәше белән биш кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр.

Габдрәшит абзыйны кырыс тормыш чыныктырган. Гомере эчендә аңа бик күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, ул әле актив тормыш алып бара: машина да йөртә, дөньясын да көтә. Җәй җитсә - бакча белән мәш килә, намазын да калдырмый.

Габдрәшит абзый кебек шундый олы яшькә кадәр көр, зиһенле булып яшәүче картлар соклану уята.

Сау-сәламәт булсын, күзләр генә тимәсен! 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас