Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
23 апрель , 20:04

Быел Җиңү көненә салют булмый

Мондый хәлнең булганы юк иде.

trk7.ru
trk7.ru

Быел Җиңү көнендә Башкортстан башкаласында бәйрәм салюты булмаячак.

Уфада 9 майга СССРның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 79 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм салюты булмавы турында бүген шәһәр хакимиятенең оператив киңәшмәсендә әйтелде.

Фейерверкларга сарыф ителә торган акчаны Уфа хакимияте махсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗларына юнәлтәчәк, дип аңлатма бирде башкала Мэры Ратмир Мәүлиев.

“Салютка килгәндә, быел ул булмаячак дигән уртак карар кабул ителде. Алдан планлаштырылганча, акчалар хәрбиләргә ярдәм итүгә тотынылачак”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, әлегә сәбәпкә бәйле, моңа кадәр бәйрәм фейерверклары Уфада ике тапкыр – 2023нче һәм 2024нче Яңа еллар алдыннан булмады. Ә менә 9 майга “Җиңү” салюты беркайчан да булмый калганы юк иде.

Әйткәндәй, быел “Үлемсез полк” йөреше дә үткәрелмәячәк, дип хәбәр итте хәрәкәт штабы рәистәше Елена Цунаева. “Сезгә үзәк штаб карарын игълан итәргә телим: җәмәгать хәвефсезлегенә куркынычлар янау сәбәпле, “РФ Үлемсез полкы”ның үзәк штабы 2024 елда йөрешне көндезге форматта үткәрмәскә карар итте”,– диде Цунаева ханым.

Шул сәбәпле, ул онлайн форматта гына оештырылачак.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: