Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
8 апрель , 15:47

Сәламәт үссеннәр өчен!

Югары технологияләр һәм компьютерлаштыру заманында яшибез.

Сәламәт үссеннәр өчен!
Сәламәт үссеннәр өчен!

   Югары технологияләр һәм компьютерлаштыру заманында яшибез. Моның яхшы яклары бихисап, әлбәттә, шулай да бүген башка проблема килеп туды: адәм баласына хәрәкәт итү җитми. Шуның аркасында элек ата-бабаларыбызга хас булмаган шактый чирләр баш калкыта.

   Әлеге проблема бигрәк тә яшь буынга куркыныч белән яный. Шуны исәпкә алып, балаларны, яшьләрне, укучыларны спортка җәлеп итү максатыннан, Чишмә районының Мостай Кәрим исемендәге Келәш мәктәбенә яңа спорт инвентаре һәм корылмалары сатып алачаклар.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында инвентарьләрне инде сатып алына, җәйге каникуллар вакытында аларны урнаштыра башлаячаклар. Биредә турниктан башлап пресс-скамьяга кадәр тиешенчә корылып куелачак. Яңа залда спорт ярышлары, физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт-күңел ачу чаралары дә узачак.

 Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: