Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
20 февраль , 18:28

Ябыгуның да чамасы булырга тиеш...

 Безгә хатлар язалар.                                   

Ябыгуның да чамасы булырга тиеш...
Ябыгуның да чамасы булырга тиеш...

Безгә хатлар язалар.                                   

   Сорау:

Апам ябыкканнан-ябыга. Аңа 37 яшь, буе – 167 см., авырлыгы – 47 кг. Барсы да моннан 2 ел элек башланды, ире аны ташлап китте. Менә шул көннән алып, апам акылдан шаша язып, ябыгырга тотынды. Үзе симез дә түгел иде бит, югыйсә... Мин аны бик тә яратам һәм аның сәламәт булуын телим, ләкин аның дәваланырга бер теләге дә юк. Миңа нишләргә, әйтегез әле!

                                                 Ләйсән, Илеш районы.

   Җавап:

   Ләйсән, апаңның саулыгы турында кайгыртуың аңлашыла. Ләкин синең борчылуларың гына хәлләрне җайга сала алырмы икән, билгесез. Мөгаен, сөйләшүне аның ябыгуына гына борырга торуыгыз апагызны өркетәдер һәм ул сөйләшүдән качадыр.

   Сезгә, яки берәр якын кешегезгә, бәлки, апагызны психологка әңгәмәгә барырга күндерергә кирәктер? Ул барсын да тыңлаП, апагызга “бәйләнчек” уйлардан котылырга һәм үзен ничек бар, шулай кабул итеп, тынычлап яшәргә юл ачар?

   Ә сез үзара сөйләшеп аңлашырсыз әле, моның өчен тик вакыт кына кирәк...

Фото: vhealth.ru

   

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: