15 февраль – халкыбызның бөек шагыйре, милли каһарманы Муса Җәлилнең туган көне. Быел шагыйрьнең һәлак булуына 80 ел тула.
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты булган герой-шагыйрь хакында без балачактан белеп, шигырьләрен ятлап үстек. Һәм Муса Җәлил һәрвакыт, һәр яшьтә, һәр чорда халкыбызның рух каһарманлыгы символы булып, безнең белән булды. Вакыт үтү белән Җәлил һәм аның көрәштәшләре хакында зур мәгълүмат тупланды. Шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Әле дә Мәскәү кинематографистлары Ырымбур өлкәсе, Башкортстан тирәләрендә Муса Җәлилгә багышланган фильм төшерә. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты Башкортстан белән тыгыз бәйләнгән.
Җәлил, җәлилчеләр
1953 елның апрелендә А. Фадеев һәм К. Симонов ярдәме белән исеме акланып әдәбиятка кайткан шагыйрь Муса Җәлил турында якташыбыз Г. Кашшаф, язучы Ш. Маннур, Р. Мостафин зур китаплар бастырып чыгардылар. Шуларга Чакмагыштан Хәйдәр Басыйров һәм аның улы Айдарның китаплары да өстәлде. Әйтергә кирәк, М. Җәлил һәм аның көрәштәшләрен халыкка кайтаруда чакмагышлылар зур роль уйный. Татарстанның ул чактагы өлкә комитеты секретаре Зиннәт Моратов һәм Югары Совет рәисе Салих Батыев бу эштә башлап йөрүчеләр була. Ә инде “Идел-Урал” легионы батальонын Витебск партизаннары ягына алып чыккан командир да Чакмагышның Кәшәк авылыннан Хөсәен Мөхәммәтов була.
Миңа да аспирантурада укыган чакларда Казанда шагыйрьнең көрәштәшләре Рушад Хисаметдинов, Фәрит Солтанбәков һәм Михаил Иконниковларны, шагыйрьнең кызы Чулпанны, оныгы Татьянаны күрергә, аларның чыгышларын тыңларга туры килгән иде. Әзме-күпме үзләре белән дә әңгәмәләшергә өлгергән идем. Шунда аларны фотога да төшереп алганмын.
Соңрак та Муса Җәлил белән кызыксынырга һәм аның язмышына бәйле кешеләр белән тагын да аралашырга туры килде. Инде “Шәрык” радиосында эшләгән чакта Фәридә апа Кудашева мине Мөкәрәмә апа Терегулова-Биккулова белән таныштырды. Уфаның Свердлов урамындагы Тукайның монда булуы хакында хәтер тактасы торган йортның 5нче фатирында Мөкәрәмә апа кызы Галия белән яши иде. Ул Франциядән Моабит дәфтәренең беренчесен Ватанга алып кайткан Нигъмәтулла Терегуловның бертуган апасы булып чыкты. Алар тумышлары белән Благовар районы Яңа Каргалы авылыннан. Һәм Мөкәрәмә апада энесенең фотолары, хатлары, шулай ук Рафаэль Мостафинның аңа язган хатлары саклана иде. Әлбәттә, Мөкәрәмә апа Моабит дәфтәренең Уфага кайту тарихын бик тәфсилләп сөйләгән иде.
Моабит дәфтәре Уфада
Сугышта югалып, Франция партизаннарында булып кайткан энесе белән булган бу тансык очрашуны ул гомер буе хәтерендә тоткан һәм аның һәр минутын хәтерли иде. Мин аңардан блокнот тарихын сорашам:
–Муса блокнотының ничек кайтуы мине гел борчып торды. Соңрак Ә. Еники, Г. Кашшаф, Р. Мостафиннар миннән блокнот тарихын сөйләттеләр. Р. Мостафин “Өзелгән җыр эзеннән” дип аталган китабында ул хакта кыска гына әйтеп тә уза.
– Ничек соң ул Нигъмәт Терегулов кулына килеп эләккән?
–Нигъмәткә блокнотны Франциядә Габбас Шәрипов тапшырган. Бер нәрсәне беләм: Мусаның дәфтәрен бик ышанычлы кешегә тапшырырга теләгәннәр. Ә Нигъмәт сугышка кадәр Татарстанның Саба районында гаделлеге белән абруй казанган юрист-адвокат була. Еш тентүләр булып тора, юрист булгангамы, Нигъмәт блокнотны яшереп саклау юлларын таба. Әсирләр арасында абруйлы Нигъмәт легионда чакта корбан бәйрәмен оештыруда французлар белән сөйләшүләрне үз өстенә ала. Соңрак ул, унике иптәшен алып, француз партизаннарына чыгып китә. Франция азат ителгәч, госпитальдә тәэминәт бүлегендә эшләп тә ала.
Туган иленә кайту өмете белән яшәгән Нигъмәт репатриантлар төялгән поездда бар Европа аша иленә юнәлә. Эшелон бик акрын кайта. Куйбышев тирәсендә аларның йә Алкинда, йә Себердә фильтрация үтәсе билгеле була: имеш, бик каты тентү булачак, яңа киемнәргә киендерәчәкләр. Нигъмәт хафага төшә: блокнотны саклау мөмкинлеге чикләнгәннән-чикләнә бара. Муса Җәлил иҗатын сугышка кадәр үк белгән кеше буларак, ул шагыйрь әманәтен үтәүне намус эше итеп карый. Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган чын зыялы Нигъмәт Терегулов башкача булдыра да алмый. Һәм ул, Җәлил батырлыгын (уртак каһарманлыкны) ахырына җиткерү өчен, барысын да эшли.
Иптәшләре белән киңәш корып, ул бер карарга килә: тиз йөрешле поезд вагоны түбәсендә Уфага алдан кайтырга. Юлдашлары аңа костюм, тездән генә булса да җәйге пальто һәм өч одеял бирәләр. Уфада, поезддан төшкәч, як-ягына да карамый, ышанычлы адымнар белән апасына юнәлә. Поезд көткән арада көн өстенә генә туган авылы Каргалыга гаиләсе янына кайтып килә. Эшелон килгәч, Терегуловларны Алкинга алып китәләр. Күп тә үтми, Нигъмәт акланып кайта. Блокнот шулкадәр яшерелгән була, алар аны диван почмагыннан көчкә эзләп табалар.
Алкиннан кайтуның икенче көнендә үк, 1946 елның 29 мартында, ул Казанга ашкына. “Нигъмәт, ашыкма, әле Муса акланмаган. Башта эшкә урнаш, туганнарны күр”,– ди апасы. “Юк, тәтәм, иң элек шагыйрь әманәтен тапшырырга кирәк”, – ди Нигъмәт.
Беренче тапкыр апасын тыңламый чыгып китә. Җибәрәсе булмаган, дигән үкенеч Мөкәрәмә апаны гомере буе әрнетә. Казанда авылдашы Шәйми Сөендековта туктала, Баулы районына эшкә тәгаенләнеп, юллама ала. Җәлилнең хатыны Әминәне эзләп бара, табалмый – ул Мәскәүдә була. А. Алиш блокнотын хатынына тапшыра, Мусаныкы белән Язучылар союзына барып, Әхмәт Ерикәйгә керә. Шунда “Нигъмәт Терегулов” дигән язу калдыра, шул көннән Нигъмәт югала.
Җәлилче Нигъмәт Терегулов язмышы
Мөкәрәмә апа энесен эзләп, Казанга килә. Йорт хуҗалары Маһи белән Шәйми абзый шул бер көн турында сөйлиләр. Нигъмәт иртән иртүк чыгып китә, кич соң гына кайтып керә. Эшкә урнашуын, блокнотларны тапшыруын әйтә.
Төрмәдә бер тапкыр күрешә Мөкәрәмә апа энесе белән. Нигъмәт аңа борчылмаска куша, чөнки аның һичбер гаебе юк. “Мин бу йортта тотыла-тоткарланасы кеше түгелмен,– ди ул. – Тик шунысы бар: дөреслек табылганчы озаграк вакыт үтәр, чөнки эш чит ил белән бәйләнгән” – ди ул. Ләкин гаделлек соңга кала, Нигъмәт Терегулов аны көтеп җиткерә алмый.
Билгеле булуынча, икенче блокнотны Бельгиядә совет илчелегенә тапшырган Андре Тиммермансны совет хөкүмәте “Батырлык өчен” медале белән бүләкли. Ә инде Җәлил һәм Алишның блокнотларын ”40 үлем аша” алып кайткан ватандашыбыз бәһаланмый кала. Бу хакта мин сабалылар Рөстәм һәм Рәис Нургали улы Миңнехановларга батырның исемен районда мәңгеләштерү кирәклеге хакында әйткән дә идем.
Нигъмәтулла Терегулов – татарлардан беренче медицина профессоры Әбүбәкер Терегулов (Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романындагы Әбүзәр Таһировның прототибы), Уфа медицина институтының беренче директоры, “Янгантау” санаториен, һөнәри авырулар институтын оештыручы профессор Гиниятулла Терегулов, мәшһүр язучы Әмирхан Еники, академик Роберт Нигъмәтуллиннар чыккан затлы морза нәселе вәкиле.
Әдәбият тарихында Муса Җәлилнең немец тоткынлыгында язылган дүрт дәфтәре билгеле. Ни үкенеч: икесе, инде фашист төрмәләрен чыгып, илгә кайтканда югала, һәм аларның әлегәчә табылганы юк. Муса Җәлил шигырьләренең Ватанга катуын тели, чөнки анда халкыбызның патриотик хисләре, аның күңел аклыгы чагыла. Блокнотларның шул олы миссиясен тормышка ашыруда, Җәлилне дә, үзен дә үлемсез иткәннәрнең берсе Нигъмәт Терегулов була. Язучы Рафаэль Мостафин белән очрашуыбызда ул калган дәфтәрләрнең табылу ихтималы бар, дигән иде. Сүз дә юк: алар Нигъмәт Терегулов кебек ышанычлы кешеләр кулына эләккән булса, шагыйрь иҗаты хакында без тагын да күбрәк белер идек.
Рәүф ИДРИСОВ.