Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
1 февраль , 12:11

Русия фәннәр академиясенең 300 еллык юбилеен каршылап

Республиканың фәнни учреждениеләре бу датага киң колач белән әзерләнә.

Русия фәннәр академиясенең 300 еллык юбилеен каршылап
Русия фәннәр академиясенең 300 еллык юбилеен каршылап

   Республиканың фәнни учреждениеләре бу датага киң колач белән әзерләнә.

   Агымдагы елның 16 февралендә “Торатау” Конгресс-холлында Русия фәннәр академиясенең (РАН) Уфа федераль тикшеренү үзәге, РАНның Материалларның зур сыгылмалылыгы проблемасы институты белән берлектә, Русия фәннәр академиясенең 300 еллык юбилеена багышланган зур тантаналы чара үткәрергә җыена.

  

   Тантаналы чарага Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Совет Федерациясенең фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Л. Гомәрова һ.б. чакырылган. Тантаналы чара кысаларында кунаклар күргәзмәләр белән танышачак, бу көнне шулай ук республика галимнәренә дәүләт  һәм ведомстволар бүләкләре тапшырылачак.

   Башкортстанда, “Фән” милли проекты нигезендә күп эшләр алып барыла. Фәнни оешмалар республикабыз һәм Русия үсешенә зур һәм лаеклы өлеш кертә.

Фото: scientificrussia.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: