9 май - Җиңү көне
21 гыйнвар 2024, 07:20

Бабам, мин синең белән горурланам!

Тыныч һәм бәхетле тормышта яшәгән өчен без сугыш һәм тыл ветераннарына зур рәхмәтле. Без аларны бер дә онытмыйбыз һәм горурланып яшибез.

Кадерле, “Чаткылар”! Мин үземнең туганым турында язарга телим. Ул минем зур әтиемнең әтисе Гыйльмияров Хәтмулла Гыйльмияр улы була. Хәтмулла бабам 1914 елда Түбән Кансөяр авылында туган. Аның балачагы авыр ачлык елларына туры килгән.

Ничек булса да ул тормыш авырлыкларына бирешми, эшләп үскән. Ул бик сабыр, тырыш кеше булган. Сугышка кадәр колхозда эшләгән. Көтү дә көткән, чабаталар үргән.

1941 елда  илебез халкына кара кайгылар китергән Бөек Ватан сугышы башланган. Минем Хәтмулла бабам да, ул вакытта 27 яшьлек егет, сугышка алынган. Шул ук елны ул хәбәрсез югалган...

Тыныч һәм бәхетле тормышта яшәгән өчен без сугыш һәм тыл ветераннарына зур рәхмәтле. Без аларны бер дә онытмыйбыз һәм горурланып яшибез.

Тимур ХӘТМУЛЛИН,

Тучыбай урта мәктәбе укучысы.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас