Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
19 гыйнвар , 18:51

Без ни өчен помидор ашарга тиеш?

Помидорны ашарга яраткан һәм яратмаган кешеләр бар. Ләкин, бернигә дә карамыйча, без аны ашарга тиешбез икән. Ни өчен дисезме?

Без ни өчен помидор ашарга тиеш?
Без ни өчен помидор ашарга тиеш?

Помидорны ашарга яраткан һәм яратмаган кешеләр бар. Ләкин, бернигә дә карамыйча, без аны ашарга тиешбез икән. Ни өчен дисезме?

   Испания галимнәре фикеренчә, безнең һәрберебез көн саен 0,5 килограмм чамасы чи помидор, яки 3-4 аш кашыгы кетчуп ашарга яки 2 стакан томат суты эчәргә тиеш.

   Күпсанлы тикшерүләр үткәргәннән соң галимнәр помидор ашауның ирләрнең җенес бизе (простата) яман шеше, юан һәм туры эчәк, ашказаны, үпкә һәм күкрәк бизе яман шешләре белән авыру куркынычын киметүен ачыклаган.

   Гарвард медицина университе галимнәре 6 ел дәвамында 48 мең ир кешенең (!) сәламәтлеген күзәтү астында тоткан. Тикшерүләрдә катнашучыларның бер өлеше көн саен помидор һәм томат соусы катыштырылган ризык ашаган. Ә икенче өлеше бу ризыкларны ашамаган. Тикшерүләр шуны күрсәткән: помидор яратучыларның простата яман шеше белән авыру куркынычы 25-35 процентка кимегән.

   Помидорның һәм ул кушылган продуктларның әлеге сыйфаты анда кеше организмы өчен гаять мөһим булган каротиноид – ликопин матдәсе булуда. Кызыл төсне дә помидорга нәкъ шушы матдә бирә.

Фото: belta.by

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: