+2 °С
Болытлы
Караиделнең Карыш-Елга авылында заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән бу бина ачылуны халык түземсезлек белән көтте.
-Заманча ФАП ачылу авыл халкының саулыгын яхшыртуга, урындагы халыкның гомерен озайтуга үз өлешен кертәчәк,- диләр бу уңайдан район хакимиятендә.
Яңа ФАП Карыш-Елга, Дүртөйле, Сабанкүл, Кадыси авыллары халкын хезмәтләндерәчәк. Бу авылларда 207 кеше гомер итә.
Фото: rus.bashgazet.ru