Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
19 ноябрь 2023, 21:55

Шагыйрь язмышы картиналарда

Уфа рәссамы Эдуард Ханнанов Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуригә багышланган эшләрен тәкъдим итте. ⠀

Шагыйрь язмышы картиналарда
Шагыйрь язмышы картиналарда

Уфа рәссамы Эдуард Ханнанов Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуригә багышланган эшләрен тәкъдим итте.

 

Чарада Гафуринең иҗатына битараф булмаучылар, рәссамнар, татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге җыелды.

⠀ Эдуард Ханнанов әдипнең тәрҗемәи хәленә ике дистәгә якын картина багышлый.

Үз эшләрендә рәссам акварель буяулар ярдәмендә борынгы бүрәнә йортларны чүкеп ясалган тәрәзәләр белән сурәтләгән, тыныч төсләр гаммасын сайлаган.

Рәссам шулай ук Мәҗит Гафури ял итәргә яраткан ташны Гоголь урамы башында ясаган. Эдуард Ханнанов бу картиналар өстендә өч ай эшләгән. ⠀

Күргәзмә Мәҗит Гафуринең йорт музеенда оештырылып, якын арада Уфа халкының һәм шәһәр кунакларының аның белән танышыр мөмкинчелеге бар.

Шагыйрь язмышы картиналарда
Шагыйрь язмышы картиналарда
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: