Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 ноябрь 2023, 09:44

Элек ташландык урын иде...

Хәзер ялт итеп тора.

Быел республикада 69 муниципалитетта 123 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән.

Мәсәлән, Ишембайда Яшьләр скверы тәртипкә китерелгән. Әлеге территория ЗАГС янында урнашкан. Элек ул ташландык хәлдә булган, ә реконструкциядән соң тантаналы чаралар үткәрү өчен матур һәм уңайлы урынга әйләнгән. Скверга туй балдаклары төрендә арт-объект та куелган. Шуңа яшьләр никахларын теркәгәннән соң биредә фотосессия оештыра.  

Кыйгы районының Түбәнге Кыйгы авылында да заманча ял итү урыны барлыкка килгән. Паркның дизайнын урындагы халык үзе сайлаган. Анда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлыклар каралган. Уен, спорт һәм ял зоналарыннан кеше өзелгәне юк.

Ә Илеш районының Түбәнге Яркәй авылында Заводская урамындагы җәяүлеләр юллары тәртипкә китерелгән. Хәзер урам ял итү һәм актив хәрәкәтләр өчен уңайлы урынга әйләнгән.

Башкортстанда мондый җәмәгать территорияләре саны артканнан арта бара. Алар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында тормышка аша.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: