Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
10 ноябрь 2023, 18:14

Сөякле иттән пешергән аш файдалы

Сөяк составында организм өчен бик кирәкле элементлар бар. 

Сөякле иттән пешергән аш файдалы
Сөякле иттән пешергән аш файдалы

Ни өчен аш ашау файдалы?

Беренчедән, шулпа аз калорияле. Икенчедән, ул җиңел эшкәртелә, ашказанына җиңел була. Өченчедән, шулпа ашказаны лайласын сакларга ярдәм итә. Шуңа күрә шулпа гастрит яки ашказаны җәрәхәте булган кешеләр өчен файдалы.

6-8 сәгать дәвамында кайнаткан сөяк шулпасы искиткеч дәвалау көченә ия. Ул аш итеп кенә әзерләнгән, 2-3 сәгать кайнаткан шулпа гына түгел. Сөяк составында организм өчен бик кирәкле элементлар күп. Озак итеп кайнатканда алар тулысынча шулпага чыгып бетә. Сөяк шулпасы борын-борыннан артритлар, аутоиммун авыруларга каршы дәва буларак киңәш ителә. Шулпа күп диеталарда кулланыла.Сөяк шулпасы пролин, глицин, глютаминга бай була.

Фото: lobsterhause.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: