Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
29 сентябрь 2023, 10:18

Бронза яулап кайттылар

Чемпионат "Профессионалитет" федераль проекты кысаларында үтте.

Бронза яулап кайттылар
Бронза яулап кайттылар

Бөек Новгородта Русиядә беренче тапкыр югары технологияләр чемпионаты үтте. Халыкара һөнәри осталык турниры илебезнең 32 төбәге вәкилләрен үзенә җыйды. Катнашучылар арасында Белоруссия, Гана, Әзербайҗан, Һиндстан һәм Сүрия вәкилләре дә бар иде. Чемпионат "Профессионалитет" федераль проекты кысаларында үтте.
Ярышлар 8 компетенция буенча барды. Октябрьск нефть колледжы командасы "Геокиңлектәге санлы инженерия" компетенциясе буенча ярышта катнашучы 4 курс студентлары арасында мактаулы 3 нче урынга ия булды. Югары технология корылмаларын һәм программа тәэмин ителешен куллану осталыгын күрсәтү ярышларында Октябрьский шәһәре студентлары югалып калмады, лаеклы чыгыш ясап бронза медаль яулады.

Чыганак: Октябрьск кала хакимияте сайты.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: